Татар мәгарифе порталы
29 гыйн 2014 - 10:39
8 февраль – Россия фәне көне: ул РФ Президенты тарафыннан 1999 елның 7 июнендә имзаланган 717 нче Указ белән гамәлгә кертелгән. Фән көне уңаеннан, 7 февраль 14.00 сәгатьтә ТР Фәннәр академиясенең Зур залында (Казан, Бауман ур., 20) тантаналы чара уздырыла.
“Магнит наноструктуралар һәм аларны спинтроникада файдалану” – башта шушы темага ТР ФА әгъза-мөхбире, Казан (Идел буе) федераль университетының каты җисемнәр физикасы кафедрасы мөдире, “Магнит наноструктуралар физикасы һәм спинтроника” фәнни тикшеренү лабораториясе җитәкчесе, физика-математика фәннәре докторы, профессор Ленар Рәфгат улы Таһиров лекция укый, дип хәбәр итте академиянең матбугат секретаре Маргарита Небольсина.
Аннары, традиция буенча, бүләкләү-хөрмәтләү чарасы каралган. Аерым алганда, эшчәнлеген фәнгә багышлаган Габәшиләр һәм Болгарский-Щукиннар династиясе хөрмәтләнә, аннары ТР ФАнең яңа сайланган әгъзаларына дипломнар бирелә. ТР Дәүләт бүләкләре һәм ТР ФАнең Галимҗан Ибраһимов, Василий Мосолов, А.Терегулов исемендәге премияләре, шулай ук яшьләр премияләре һәм грантлар тапшырыла.
Тантанага ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР һәм РФ Фәннәр академияләре әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни тикшеренү учреждениеләре җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары чакырулы. Галимнәргә бүләкләрне исә ТР ФА президенты Әхмәт Мазһаров һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге президиумы рәисе Олег Синяшин, республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белән берлектә, тапшырачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru