Татар мәгарифе порталы
ТРның Дәүләт һәм ТР Язучылар берлегенең быелга әдәби премияләренә кандидатлар тәкъдим ителгән. Бу мәсьәлә исә ТР Язучылар берлеге идарәсенең күптән түгел узган утырышында каралган.
Аерым алганда, “Йөрәгемдә шаулый карурман” (“Рухият” нәшрияты, 2001), “Күз нурларым” (Татарстан китап нәшрияты, 2002), “Башкаемда дөнья исәпләре” (Татарстан китап нәшрияты, 2007) шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары өчен шагыйрә Флера Гыйззәтуллина, “Утлы дала” (Татарстан китап нәшрияты, 2012) китабы өчен Вахит Имамов 2014 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән.
“Йолдызлар төстән язганда” (Татарстан китап нәшрияты, 2013) повесть һәм хикәяләр, Г.Исхакый иҗатын фәнни яктан өйрәнгән “Әдәби бәйләнешләр яктылыгында” (“Гарт” нәшрияты, 2002) җыентыклары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Р.Рахман - Г.Исхакый, “Еллар кәрваны” (Татарстан китап нәшрияты, 2011) шигырьләр җыентыгы өчен Фирүзә Җамалетдинова - Һ.Такташ, “Язмышның туган көне (“Ихлас” нәшрияты, 2012) повестьлар, хикәяләр, парчалар, әкиятләр җыентыгы өчен Галимҗан Гыйльманов - Ф.Хөсни, “Гасырлар арасында уйланулар” (Татарстан китап нәшрияты, 2010) җыентыгы өчен Хатыйп Миңнегулов Җ.Вәлиди исемендәге премиягә тәкъдим ителгән.
Быел ТР Язучылар берлеге оешуга 80 ел тула. Берлек идарәсендәгеләр әлеге вакыйганы апрель аенда узачак “Казан – төрки дөнья башкаласы” елы кысаларында үткәрергә кирәк дигән фикердә. Шулай ук юбилейның программасын, аны оештыру комиссиясе исемлеге расланган. Юбилей уңаеннан, язучылар Миргазиян Юныс белән Фоат Садриевка “Татарстанның халык язучысы”, Зиннур Мансуровка “Татарстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирү тәкъдиме белән чыгу хакындагы мәсьәлә кабул ителгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru