Татар мәгарифе порталы
Сез монда
6 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Фатих Кәримнең тууына 105 ел уңаеннан “Бер адым да артка чигенмәм...” дип исемләнгән Әдәби салон утырышы узачак.
Әдәби салон утырышы музейда 1970 еллардан бирле үткәрелә. Башка елларда салон кунаклары арасында язучылар, мәдәният һәм фән хезмәткәрләре (алар арасында Хәсән Туфан, Ренат Харис, Әмирхан Еники, Разил Вәлиев һәм бик күп башка шәхесләр) булды.
Татарстан Милли музей фондында татар язучыларының, мәдәният хезмәткәрләренең бай мирасы саклана. Язучы Фатих Кәримнең тууна 90 ел тулу уңаеннан (1999) Татарстан Милли музее күргәзмә әзерләгән иде.
Фатих Кәримнең язмышы бик тә кызыклы. Халык шагыйре Сибгат Хәким аның хакта: “Мин үзем дә фронтта булдым, алгы сызыкта шигырь язар өчен нинди шартлар барлыгын бик яхшы беләм. Татар поэзиясендә Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер шагыйрьдә юк. Ул һәрвакыт Муса белән рәттән басып торган, янәшә атлап бара торган шагыйрь. Аның Ватан сугышы чоры лирикасы “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләрнең дәвамы, алар кайдадыр бергә кушылалар, бергә яңгырый башлыйлар, гомерләре бер”, дип язган. Алар икесе дә үз Ватаннарының каһарман шагыйрьләре. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” кебек, Ф.Кәримнең дә фронт язмалары музей фондында кадерләп саклана. Сугыш елларында, авыр шартларда ул 150ләп шигырь, 8 поэма, 2 хикәя, 1 пьеса яза.
Фатих Кәрим 1945 елның 9 февралендә Көнчыгыш Пруссиядә геройларча вафат була. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, Ватан сугышының 1дәрәҗәле ордены белән бүләкләнгән.
Хәрби дуслары Ф.Кәримнең документларын, язу дәфтәрләрен, шәхси әйберләрен хатыны Кадрия Ишуковага җибәрәләр, ә ул, үз чиратында, әлеге ядкәрләрне Милли музей фондына тапшыра.
Әдәби салонда шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, оныгы Артем Кәримов, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, Татарстан халык һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов, республика халык шагыйрләре Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, А.Алиш исемендәге премия лауреаты Галимҗан Гыйльманов, шагыйрьнең туганы профессор Әмир Гыйльманов, Казан консерваториясе профессоры, атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әхмәтев, атказанган сәнгать эшлеклесе Инсаф Абдулла, Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнүче, журналист Римзил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Рамил Сарчин, №170, №177 мәктәп укучылары, Казан театр училищесы студентлары катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат үзәге.
Чыганак: http://intertat.ru/tt