Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Тыйнак кыз» – Камал театрының чираттагы премьерасы. Федор Достоевский повесте буенча сәхнәләштерелгән әсәрнең режиссеры Лилия Әхмәтова. Театр сөюче тамашачылар «Тыйнак кыз»ны 22 март көнендә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә тамаша кыла алачаклар.
Лилия Әхтәмованың әлеге әсәргә алынуы зур тәвәкәллек сорый. Беренчедән, Камал театры Федор Достоевский иҗатына тәүге мәртәбә мөрәҗәгать итсә, икенчедән, «Тыйнак кыз» повестенең үз театраль тарихы бар. Сүз, иң беренче чиратта, Лев Абрамович Додинның спектакле хакында бара. Әлеге куелыш үткән гасыр ахырының иң яхшы спектакльләренең берсе. Төп рольне гениаль артист Олег Борисов башкарды. Додинның «Тыйнак кыз»ы, бернинди арттыруларсыз, рус театр тарихында үрнәк итеп куярлык спектакль. Танылган режиссерлар аннан соң Достоевскийның әлеге әсәренә алынырга батырчылык итмәделәр. Бу сәбәп әсәрнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә һәм яшь режиссерның кызыксынуын тагын да арттыра, ди театр белгечләре.
Шунысын да ассызыклап узарга кирәктер «Тыйнак кыз» – Федор Достоевскийның соңгы әсәрләреннән берсе. Автор үзе кереш сүзендә аны «фантастик» дип тә атый, чөнки төп геройның уйлар ташкыны, бер стенограф тарафыннан тыңланылып, язылып барган сыман.
Төп рольне – Рибачыны артист Рамил Вәҗиев башкара. «Тыйнак кыз» повесте буенча куелган спектакльләр, гадәттә, моноспектакльләр булып чыга. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки әсәрнең буеннан-буена тол ирнең, үз-үзенә кул салган, гәүдәсе күрше бүлмәдә ятучы яшь хатыны хакындагы монологы дәвам итә. Шунысы кызыклы, Лилия Әхмәтова спектакле Рамил Вәҗиевнең иҗат карьерасында икенче моноспектакль булачак. Исегезгә төшерәбез, актер Николай Гогольнең «Акылдан язган кеше язмалары» спектаклендә Поприщин ролен башкарган иде.
Тыйнак кыз – Рибачының хатыны ролен Гөлназ Минкина башкара. Камал театрында бу аның тәүге зур роле булачак – Гүзәл театр труппасына быелгы сезонда кабул ителде, дип хәбәр итәләр театрдан.
Спектакльдә, шулай ук, Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова һәм тамашачыларга Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» спектакле (режиссеры - Лилия Әхмәтова) аша билгеле булган артист Алмаз Сабирҗанов катнаша.
Спектакль Камал театрының эксперименталь куелышлары мәйданына әверелеп килүче Кече сәхнә өчен махсус әзерләнә. Әсәрне татарчага Илгиз Зәйниев тәрҗемә иткән, рәссамы – Булат Ибраһимов.
Чыганак: http://intertat.ru/tt