Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Татарстанда БДИга сайланган иң популяр фәннәр – физика һәм җәмгыять белеме”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы Равил Хәмитов. Ул быел чыгарылыш сыйныф укучылары бирәчәк дәүләт имтиханнарына кергән үзгәрешләр турында сөйләде.
БДИ тапшыруга гаризалар 1 нче мартка кадәр генә кабул ителә. Аларда укучы үзе сайлап алган һәм имтихан тапшырырга теләгән фәнне күрсәтә.
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары 26 майдан алып 19 июньгә кадәр сынау бирү хокукына ия.
Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан тыш, өстәмә этапта имтихан тапшыручы башка кешеләр дә бар. Бу – мәктәпне үткән елларда тәмамлаучылар, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар һәм чит ил дәүләтләренең белем бирү учреждениеләрендә урта яки гомуми белем алганнар. Өстәмә этапта имтихан тапшыручылар өчен мондый мөмкинлек 7 июльдән 16 июльгә кадәр бирелә.
БДИ тапшырырга теләгән һәркем уртак кагыйдәләр җыелмасына игътибар итәргә тиеш. Равил Хәмитов аларны санап узды: “БДИ бирүчегә элемтә чаралары, электрон-исәпләү техникасы, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар һәм мәгълүмат саклаурга мөмкин булган башка предметларны имтиханга алып керергә ярамый. Шулай ук имтихан биремнәрен фотога төшерү яки кәгазьгә күчереп алу да катгый рәвештә тыела”, - диде ул.
Быел БДИга кертелгән берничә үзгәреш арасында Дәүләт имтихан комиссиясе рәисенә тапшырылган өстәмә вәкаләтләр дә бар. Ягъни, шушы елдан алып комиссия рәисе аерым бер аудиторияләрдә һәм имтихан уздыру пунктларында имтиханны туктата һәм анда сынау биргәннәрнең эшләрен тикшерүгә яраксыз дип таба ала.
Укучыны имтихан тапшыру аудиториясеннән куып чыгаргач, ике очракта ул кабат имтихан бирә алмаячак: укучыда имтиханга алып керергә ярамый торган предметлар табылса һәм әгәр аны хокук бозганы, таләпләрне үтәмәгәне өчен Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасы куып чыгарса.
Имтихан бирүчеләрнең биремнәрне намус белән эшләвен видеокамералар аша гына күзәтеп калмаячаклар. Әлеге процессны РФ мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкилләре, ТР Дәүләт имтиханы комиссиясе әгъзалары, иҗтимагый оешмалар һәм ата-аналар комитеты вәкилләре дә контрольдә тотачак.
“БДИ сынавын узганда үз көчләре белән белем алучыларга “яшел ут" янарга тиеш, “үтә күренмәлелек” көчлерәк булган саен, барыбызга да җиңелрәк булачак”, - дип белдерде әлеге уңайдан Р. Хәмитов.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru