Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“21 нче гасыр балалары безнең кебек түгел”, - бүген Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле 177 нче урта мәктәбендә узган конференция вакытында Россия Мәгариф академиясе әгъза-мөхбире, педагогика фәннәре докторы Александр Кондаков шулай дип белдерде. “Татарстанның перспективасы: тормыш дәрәҗәсенең яңасына” дигән темага докладында ул белем бирү системасына һәм 21 нче гасыр укучыларының холкына кагылышлы кайбер мәсьәләләрне күтәрде.
“21 нче гасырның укыту системасы турында сөйләгәндә, без белем бирүнең тиз һәм тамырдан үзгәрүен аңларга тиешбез. Без ничек укыганбыз, безне ничек укытканнар – хәзер бу мөһим түгел. Замана балалары безнең буын кебек уйламый һәм яшәми”, - дип башлады ул чыгышын.
А. Кондаков 21 нче гасыр балаларын “Z-буыны” (“поколение- Z”) дип атады һәм аларга берникадәр характеристика бирде. Аның сүзләренчә, хәзерге укучылар ирекнең кадерен белә, аларда үз-үзләреннән канәгать булу хисе көчле була, китап укырга яратмасалар да, техниканы яхшы беләләр һәм фән, сәнгать белән кызыксыналар. “Бу балалар бар нәрсәгә дә бик тиз өйрәнә. Аларга катлаулы мәсьәләләр бирергә, кызыксындырырга, вакытында мактарга кирәк”, - диде ул.
Доктор сүзләренчә, 21 нче гасырда белем бирүнең төп максаты – гомере буе белем тупларга әзер булган лаеклы граждан тәрбияләү. Әмма, иң беренче чиратта, аның фикеренчә, балаларда аларның билгеле бер этник төркемгә караулары турында үзаң булдырырга кирәк. “Бу – туган телне өйрәнү генә түгел, ә мәдәният, гореф-гадәтләр һәм көнкүрешне дә өйрәтү”, - дип ассызыклады ул әлеге уңайдан.
Александр Кондаков белем бирүдә яңа технологияләр кулланылуның да мөһим фактор булуына басым ясады. Аның фикеренчә, технологияләр һәрвакыт алмашынып торырга һәм балаларга тәрбия бирү, укытуда өзлексез рәвештә кулланылырга тиеш.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru