Татар мәгарифе порталы
2 Март, 2014 - 22:23
Ресурс авторы:
МБББУ “Сарман гимназиясе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәтҗанова Раушания Гаяз кызы
- Хәерле көн. Бүгенге класс сәгатенең темасы “Конфликтлар һәм аларны чишү юллары” дип атала. Конфликтлар бүгенге томышыбызда еш очрый күренеш булганлыктан, аны булдырмау өчен ниләр эшләргә, конфликтның нинди төрләре бар, аның нинди уңай һәм тискәре яклары бар икәнен без бүген ачыкларга тырышырбыз. Без сезнең белән инде 8 нче ел бергә укыйбыз, ләкин шулай булуга карамастан, барыбыз да бер-беребез турында бөтен нәрсәне дә белеп бетерәбез диеп әйтә алмыйбыз әле. Бүгенге тренингны үткәрер өчен безгә бер-беребез белән тагы якыннанрак танышырга кирәк. Хәзер мин сезгә бер күнегү эшләп алырга тәкъдим итәм. Аның исеме “Мактанасым килми, ләкин мин...” дип атала. Моның өчен безгә барыбызга да бер түгәрәккә басу кирәк. Һәр укучы “Мактанасым килми, ләкин мин...” дигән сүзләр белән башлап, үзе турында безгә берәр сыйфатын әйтә. (Сыйныфтагы бар укучы да үзенең яхшы якларын санап чыга, танышу тәмамланганнан соң, укучылар урыннарына утыралар)
- Ә хәзер без сезнең белән конфликт төшенчәсенең билгеләмәсе белән танышып китәрбез. Конфликт – (бәхәс, низаг, бәрелеш) ике яки аннан артыграк як арасындагы каршылык яки килешүнең булмавы. Сезнең һәрберегезнең дә конфликтчыл ситуациядә калганыгыз бардыр инде. Әйдәгез әле аның ни сәбәпле барлыкка килүен ачыклап китик. Без бүген төркемнәрдә эшлиячәкбез. Шуңа күрә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен исегезгә төшереп китәм: күңелеңдә булганны сөйләргә, актив булырга, үзең өчен генә җавап бирергә, башкалар фикеренә колак салырга, бер-берегезгә карата ихтирамлы булырга. Мин һәр төркемгә бер кәгазь һәм ябыша торган блокнотлар куйдым. Сезнең максат: блокнот битләренә нинди сәбәпләр атый аласыз, шуны язу. Һәр вариант җавапларны кзгазь битенә ябыштырып барыгыз. (Укучылар 1-2 вариант җавапларны блокнот битләренә язалар һәм кәгазьгә ябыштыралар. Соңыннан һәр төркемнән бер укучы тактадагы ватманга үзләренең җавапларын беркетеп куя.) (Сәбәпләрнең вариантлары: кычкыру, бер-береңне ишетергә теләмәү, үз сүзеңне өстен чыгарырга теләү, бер фикергә килә алмау, дуслар арасындагы бәрелеш, әти-әниләр белән аңлаша алмау, борчылу һәм дулкынлану, тәнкыйтьне кабул итә алмау, үзен өстен куярга омтылу, сугышу, тормышка төрле карашта булу, характерлар туры килмәү, канәгатьсезлек, фикер каршылыклары, бер-береңне кимсетү, артык зур таләпчәнлек, мөнәсәбәтләрне өзү, гайбәт сөйләү, кешегә ышанмау)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Тема: «Конфликтлар һәм аларны чишү юллары» | 21.73 KB |