Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күпләр Америка Кушма Штатлар мәгариф системасын мисал итеп китерергә, аның дистәләгән уңайлы якларын санарга, чит илдәге укыту процессын безнекеннән күпкә югарырак булуын исбатларга ярата. Чынлыкта, хәлләр башкачарак. Әлеге мифларны фаш итеп Казан укытучысы Айрат Димиев китап чыгарган. Хезмәт «Шокирующие будни американской школы. Записки учителя» дип атала.
Китапның уникальлеге нидә соң?! Казан дәүләт университетын бетергән егет Айрат Димиев 7 ел дәвамында АКШның Техас штатында укытучы булып эшли. Шушы вакыт эчендә ул гади мәктәптә дә, элиталы белем бирү оешмасында да укыту тәҗрибәсен тупларга өлгерә. Билгеле, укыту тәҗрибәсен генә түгел. Шул мохиттә яшәгән, көнбатыш мәгариф системасын үз өстендә татыган ватандашыбыз фикере безгә тагылган фикерләргђ каршы төшә.
Автор нинди нәтиҗә чыгара?! Техник җиһазландырылса да, финанс яктан кытлык кичермәсә дә Америка мәктәпләре балаларга элементар белемнәр бирер, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтер дәрәҗәдә түгел.
Балаларны кагыйдәләрне катгый үтәргә өйрәтү – Америка мәгариф системасының төп бурычы. Мисал өчен, 11нче сыйныф укучыларының байтагы элементар саналган математик мәсьәләләрне чишә алмый (граммнарны килограммнарга әйләндерү). 34,5 г = 34500 кг – алар өчен гадәти хәл. Чөнки башкарылган эшнең асылына төшенмиләр.
Айрат Димиев фикеренчә, 100 процентлы өлгереш артыннан куа–куа Америка сәясәтчеләре һәм түрәләр укыту системасын катастрофа хәленә китереп җиткергәннәр. Нәтиҗәдә, аларның математика фәненнән укыту программалары Россиянекеннән 3 класска артта кала. Физика исә бөтенләй дә юк. Химия примитив дәрәҗәдә укытыла. Ләкин мондый мәктәп программасын да күпчелек американлылар үзләштерә алмый. Шуңа күрә Америкада билгеләрне масштаблы күтәрү белән “чирлиләр”.
- Әлеге китапны күңел ачу өчен генә укымасыннар иде, – ди автор, – бу үзенә күрә кисәтү. Барыбыз да белә, Россия мәктәпләре көнбатышка иярә, аны үзе өчен мисал итеп куя, өстәвенә, аның кайчак бик үк әйбәт булмаган якларын үзләштерә.
www.business-gazeta.ru сайты ярдәмендә әзерләнде