Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Югары уку йортлары кабул итү коммисияләрендә абитуриентларны төрле критерийларга нигезләнеп сортларга бүлү гадәти хәл (тору урыны, җенесе, сәламәтлеге һ.б. яклардан). Бюджет тарафыннан түләнелергә тиеш махсус курслар, белем бирү программалары өчен ата–аналардан акча алу да сирәк очраклардан саналмый. Кайбер мәктәпләрдә Россия граҗданлыгы булмаган укучыларга чыгарылыш аттестациясен бирдертмәгәннәр. Мондый мисалларны күп китерергә була. Ләкин якын киләчәктә тиешле дәрәҗәдә укытмаган мәктәп–көллиятләр, югары уку йортлары һәм аларның конкрет алынган җитәкчеләре бу гамәлләре өчен җавап тотачак. Ягъни дәүләт файдасына дистәләгән, йөзәрләгән мең күләмендә штраф түләячәк. Сүз Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән яңа закон проекты турында бара. Биредә Административ хокук бозулар Кодексына төзәтмәләр кертелгән. Гражданнарга Россия Федерациясе Конституциясе биргән белем бирү хоукын бозган һәркем административ җәзага тартылачак.
Әлегә кадәр мондый хокук бозучылар җәзадан кача ала иде. Хәзер исә, теге яки бу мәгариф оешмасына законсыз рәвештә укырга алмау яисә укыган җирдән куып чыгарган өчен җитәкчелек 20 меңнән алып 50 меңгә кадәр штраф түләячәк. Яисә закон бозучыны 6 айдан 2 елга кадәр дисквалификация көтә. Юридик затлар җавапны саллырак тота (штрафның күләме 100 меңнән 200 меңгә кадәр).
Шулай ук мәҗбүри саналган программаларны һәм белем бирү процессын оештыру таләпләрен үтәмәү, балалар сәламәтлегенә зыян салырдай дәреслекләр куллану, максималь дәресләр күләмен бозу, дәүләт (чыгарылыш) аттестация, мәктәп укучылары олимпиада нәтиҗәләрен үзгәртү, дәүләт үрнәгендәге документларны законсыз бирү – бар да административ хокук бозулар буларак бәяләнәчәк.
Педагогларның хокуклары да игътибарсыз калмаган. Укытучылар укыту һәм тәрбия бирү матодикасын, дәреслекләрне үзе сайларга хокуклы.
Төзәтмләр 2008 елның 1 декабреннән эшли башларга тиеш. Әлеге закон проектының кабул ителүе–ителмәве хәзер депутатлар кулында.
Чыганак: www.ug.ru