Татар мәгарифе порталы
Күптән түгел Казан дәүләт университеты Цзилинь (Казан) шәһәрендә урнашкан Ландунь университеты делегациясен кунак итте. Делегацияне университет ректоры Чи Ян Джинь җитәкчелек иткән. Кунакларны кабул итүче ректорыбыз Мәгъсүм Сәләхов аларга университет тарихын, аның бүгенге тормышы турында сөйләгән. Кытай белгечләрен бигрәк тә Казан дәүләт университетының заманында Россия Көнчыгышында бердәнбер университет булуы һәм нәкъ менә Казан профессорлары Себернең күпчелек югары уку йортларына нигез салуы кызыксындырган.
Ландунь университеты бүгенге көндә Томск, Владивосток, Иркутск университетлары белән элемтәдә тора икән. Мисал өчен, Кытай университетында хәзер 300 студент рус телен өйрәнә. “Быел 10, ә киләсе елга 50 студентыбызны Россиягә укырга җибәрергә җыенабыз”, – диде ректорлары Чи Ян Джинь.
Ландунь университетында белем алучы кызлар–егетләр В.И.Ульянов–Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында белем алырмы? Монысы әлегә билгеле түгел. КДУның Халыкара элемтәләр идарәсе җитәкчесе Андрей Крылов сүзләренә караганда, мәсъәлә алга таба сөйләшүләр барышында хәл ителәчәк.
Шуны әйтеп узарга кирәк, бүгенге көндә университет Кытай белән тыгыз элемтәдә яши. КДУ Пекин, Гуандунг, Сянтан, Хунань университетлары белән хезмәттәшлек итә. Былтыр университетта хәтта Конфуция Институты да ачылган иде. Биредә студентларның кытай телен өйрәнү мөмкинлеге бар.