Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яңа уку елыннан Россия Федерациясе составына кергән 31 регионның (мәгарифне үстерүдә комплекслы проектлар кулланучы регионнар) барлык мәктәпләрендә дә укытучыларга хезмәт хакын яңа система нигезендә түли башлаячаклар. Бу турыда 25нче июль көнне Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мәгариф” милли проектына багышланган утырышта мәгълүм булды.
Мәгарифне үстерүдә региональ комплекслы программаларны тормышка ашыру турында “Эврика” исемле мәгариф сәясәте мәсьәләләре институты ректоры Александр Адамский сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген пилотлы саналган 11 регионда барлык мәгариф оешмаларында да укытучыларга хезмәт хакын яңача саныйлар. Биредә педагог башкарган эшчәнлекнең бар төре дә исәпкә алына, ә өстәп бирелә торган өлеше балаларны укыту сыйфатына бәйле. Россиянең барлык пилот регион мәктәпләрен әлеге системага күчерү процессы 2008 елның 1 сентябреннән башланачак.
Александр Адамов китергән мәгълүматлар буенча, узган уку елында бу системаны эшләтеп караган регионнарда үңай якка үзгәреш күзәтелә. Әлеге мәгариф оешмаларында укытучыларның хезмәт хакы уртача 30 процентка күтәрелгән. Өстәвенә, балаларны тырышып укыткан кайбер мөгаллимнәрнең хезмәт хакы 80 проценттан да артып киткән. Яңа система нигезендә иң югары хезмәт хакы алучылар Россия буенча уртача 15 процент тәшкил иткән. Икенче төрле әйткәндә, әлеге регионнарда укытучыларның хезмәт хакы уртча 2 меңнән 7 меңгә кадәр арткан. Укучылары олимпиада, төрле конкурс җиңүчеләре булган, Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы биргән укытучыларның хезмәт хакы 17 меңгә кадәр үскән. Яшь, яңа гына мәктәпкә урнашкан укытучылар да игътибарсыз калмаган. Алар да 3–5 меңгә күбрәк ала башлаганнар.
Хезмәт хакын яңа система нигезендә санау укытучы кадрлары сыйфатын үзгәртергә, яшь педагоглар, бигрәк тә ир–ат мөгаллимнәр санын арттырырга булыша, дип саный Александр Адамов. Хәзер сәләтле яисә артта калучы балалар белән эшләүгә дә стимул артты.
Һәрхәлдә әлегә бу системага карта уңай фикерләр генә яңгырый. Аның кимчелекләрен, әлбәттә, бу яңа система белән эш итәчәк педагоглар гына әйтә алачак.
Чыганак: www.rost.ru