Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Марий–Эл республикасының “Марий–Чодра” тыюлыгында узучы Татарстан вожатыйлары җыенының йомгаклау көне. Фестиваль Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Балалар һәм үсмерләр оешмалары федерациясе белән берлектә оештырыла.
Беренче тапкыр Татарстан әйдаманнары 2006 елда җыелалар. Ул очрашу да Марий Эл республикасы җирлегендә – “Робинзон” исемле лагерьда уза. Әлеге лагерь Канан–Ер күле ярларында урнашкан була.
Икенче җыен “Чудо–Кони” ат–спорт комплексында узды. Биредә өлкән сыйныф укучылары өчен әзерләнгән “Бинилект” исемле мәктәп программасы DVD–дискын тәкъдир итү, “Чудо–Кони” спорт комплексы белән танышу, иҗади мастер–класслар узды.
Җыен барышында елдагыча уникаль мәктәп – “Обыкновенное чудо”га экскурсия була. Былтыргы җыенда күргәннәр белән уртаклашам. Йошкар-Олада бу мәктәпне бар да белә. Биредә авыр укыту программасын җиңеп чыга алырдай балалар гына укый. Өстәвенә, әти-әнисенең кесәсе дә сай булмаска тиеш. Еллык уку бәясе 30 мең, диделәр. Укытучылар алган хезмәт хакын безнең вожатыйларның бик беләсе килгән иде дә, булып чыкмады. Директор Татьяна Мамаева әлеге серне ачмады. Баксаң, “Обыкновенное чудо” хезмәт хакы күләмен сер итеп сакларга бурычлы икән. Килешү шундый.
“Обыкновенное Чудо” өч укыту блогыннан гыйбарәт. 2 яшьлек бала психолог белән әңгәмәдән соң балалар бакчасына алына. 5 ел буе тәрбиячеләр аларны мәктәпкә әзерли. Казанның бер-ике бакчасында эксперимент буларак кабул ителгән “Уен зоналары” программасы нигезендә тәрбиялиләр. Аш-су, Фән, Сәнгать кебек аерым зона-өстәлләрдә 4-5 бала бирелгән вакыт эчендә уйный, аннан киләсе зона-өстәлгә күчә. Балалар теләге белән тәрбияче өстәлнең тематикасын алыштыра. 7 яшьтә балалар башлангыч мәктәп корпусына күчә. 5-11 сыйныфлар урта мәктәп корпусында белем ала.
Мәктәптә балаларга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Тарих, алгебра, рус теле, химия, информатика кабинетлары тиешенчә җиһазландырылган. Технология кабинетлары аерым игътибарга лаек. Кызлар өчен заманча тегү машиналары, аш-су бүлмәсе бар. Егетләр өчен остаханә дә кимне куймый, биредә махсус формадан, зур күзлек киеп, агач-метал белән эшләргә өйрәнәләр.
Мәктәптә Айкидо залы, галәмәт зур бассейн, үз фотостудиясе белән “Чудо-принт” исемле ”типография, бию белән кызыксынучан кызлар–егетләргә хореография залы бар. Типографиядә мәктәпкә кирәкле дәфтәр-китаплар, истәлек альбомнар басыла. Иң кызыгы биредә дә үз көчләрен генә кулланып эшлиләр. Югары сыйныф кызлары-егетләре иң элек дизайнга өйрәнә, аннан заказга буклет-брошюралар чыгарып, акча эшли. Кыскасы, мәктәп үзенә бер “республика”, ул бәйсез.
Әйдаманнар җыеның тагын бер төп эше бар – “Галстуклылар иле” программасын тормышка ашыру. Бу — Татарстан варислары берлеге тарафыннан балалар оешмалары өчен төзелгән программаның чираттагысы.
Җыен ел да үсә, тәҗрибә туплый, үз традицияләрен булдыра. Хәзер ул Татарстанның гына түгел чит регион әйдаманнарын туплаучы фестивальгә әйләнеп бара.
Фотода Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Тәрбияне һәм балаларга өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Семен Петрович Федоров (Вожатыйлар җыены җитәкчесе)