Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2014 нче елның 30нчы мартында Алабуга институты (КФУ) һәм балалар техник үзәге педагогы Александр Владимирович Минкин җитәкчелегендә робототехника буенча Ачык ярышлар үткәрелде.
Ярышта 17 яшькә кадәрле укучылар катнашты. Арча, Нурлат, Мамадыш, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Тукай һәм Алабуга районнарыннан барлыгы 80 кеше катнашырга теләк белдерде.
Ярыш 4 төрле категория: “Сызык буенча ярыш”, “Сумо”, “Кегельринг” һәм “Футбол” буенча “кечкенәләр” һәм “зурлар” төркемнәренә бүлеп үткәрелде.
“Сызык бунча ярыш” вакытында 2 минут эчендә кара сызык буенча тиешле урынга барып җитәргә кирәк иде. Зурлар төркеме өчен бирем катлауландырылды: 1 минут эчендә робот каршылыкларны җиңеп (предметка кагылмыйча) финишка барып җитәргә тиешләр иде.
“Сумо” категориясендә ярыш ике робот арасында барды. Робот “дошманын” кара сызыктан этеп чыгарырга тиеш. Ярыш 30 секунд аралыгында үткәрелә.
“Кегельринг” ярышы шартлары буенча, робот 2 минутта түгәрәк эченнән чыкмыйча кеглине этеп чыгарырга тиеш. Зурлар төркеме роботы 2 кара кеглине чыгарырга тиеш, ә ак кеглине түгәрәктән этеп чыгарсалар, штраф очко бирелә.
Ярышны йомгаклау этабында “Футбол” ярышы үткәрелә. Ярыш кырында 4 робот. Башка бәйгеләрдә автоном роботлар LEGO кулланырга яраса, ә футболда bluetooth белән идарә иттеләр. Электрон туп 8 см диаметрлыгында. Матч 10 минут аралыгында 2 мәртәбә үткәрелде.
Робототехника белән Ачык ярышта җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Ярыш нәтиҗәләре:
“Кегель- квадро” (зурлар)
1. Транцев Евгений, җитәкчесе А.В. Минкин (Алабуга)
2. Данилов Илья, җитәкчесе Д.Р.Нафиков (Түбән Кама)
3. Бобкичева Наталья, җитәкчесе С.Д.Мартынов (Яр Чаллы)
“Кегельринг” (кечкенәләр)
1. Әхмәтҗанов Азат, җитәкчесе Р.Н.Якупов (Тукай районы)
2. Маслов Роман, җитәкчесе В.И.Кругленко (Алабуга)
3. Айсин Дамир, җитәкчесе Л.Ф,Файзрахманов (Арча)
“Сумо” (зурлар)
1. Балобанов Александр, җитәкчесе А.В.Минкин (Алабуга)
2. Чантурия Ираклий, җитәкчесе А.Ю. Башкатов (Яр Чаллы)
3. Кузнецов Богдан, җитәкчесе Д.Р. Нафиков (Түбән Кама)
“Сумо” (кечкенәләр)
1. Минкина Анна, җитәкчесе А.В.Минкин (Алабуга)
2. Рожин Роман, җитәкчесе А.В.Минкин (Алабуга)
3. Вагизов Эрик, җитәкчесе А.Садыйков (Мамадыш)
“Сызык буенча ярыш” (кечкенәләр)
1. Гайнетдинов Тимур, җитәкчесе С.Д.Мартынов (ЯрЧаллы)
2. Гусинников Дамир, җитәкчесе Д.Р.Нафиков (Түбән Кама)
3. Якупов Салават, җитәкчесе Р.Н.Якупов ( Тукай районы)
“Сызык буеча ярыш” (зурлар)
1. Харисова Руфина, җитәкчесе С.Д.Мартынов (Яр Чаллы)
2. Бобечева Наталья, җитәкчесе С.Д.Мартынов (Яр Чаллы)
3. Хатмуллин Булат, җитәкчесе Д.Р.Нафиков (Түбәк Кама)
“Футбол”
1. Усманов Данил, Джуманязов Станислав, җитәкчес С.Д.Мартынов (Яр Чаллы)
2. Сыйтдиков Ринат, Сергеев Эмиль, җитәкчесе Г.Р.Сәлимов (Әлмәт)
3. Транцев Евгений, Балобанов Александр, җитәкчесе А.В.Минкин (Алабуга).
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat