Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быелдан югары уку йортлары абитуриентларны бары беренче курска гына кабул итә башлаячак. Ятим, инвалид балаларга вузларга укырга керү мөмкинлеге зуррак булачак. Ә беренче курс студентлары шәхси программа буенча укый алачак. Абитуриентларны тагын нинди яңалыклар көтә? Без шул хакта кызыксынырга булдык.
Гыйнвар аенда Россия Мәгариф министрлыгының югары уку йортларында кабул итү имтиханнары исемлеген үзгәртү турындагы боерыгы күпчелек ректорларны, абитуриентларны борчуга салган иде. Чөнки бу яңалык укучылар нинди фәннән БДИ бирәсен ачыклап бетергәч кенә хәбәр ителде. Соңыннан министрлык яңалыкны быел кертмәскә тәкъдим итте. Илдәге вузларының 90 проценты исемлекне шул килеш калдырса да, калганнары аңа үзгәрешләр кертергә булган.
"Кайбер вузлар кабул итү планнарына үзгәрешләр керттеләр, әмма алар укучыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алган. Әйтик, лингвистика юнәлеше буенча хәзер өстәмә имтиханнардан тарих, җәмгыять белемен сайлап алырга мөмкин. Элек бары тик тарих кына тәкъдим ителә иде. Ә җәмгыять белеменнән имтихан бирү кайбер укучылар өчен җиңелрәк”, – ди министр Дмитрий Ливанов.
Ливанов белдергәнчә, яңа кагыйдәләр апрель аенда сайтка куелачак, җәмәгатьчелек аңа карата үз фикерен белдерә алачак. Ә инде яңалыклар чыгарылыш сыйныф укучыларына октябрь аенда ук җиткерелергә тиеш.
– Без журналистика, педагогика юнәлешенә бераз үзгәрешләр кертергә булдык. Яңа исемлек буенча абитуриентлар рус теле, профильле фәннәр һәм вуз билгеләгән сынау нәтиҗәләре буенча кабул ителә. Киләсе елдан инглиз теленең мөһимлеге арта. Аны күпчелек юнәлешләр буенча кертәчәкбез. Ләкин быел укучыларның әле моңа әзер булмавын аңлап, аны кичектерергә булдык, – ди Казан (Идел буе) федераль университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко.
Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетындагы (КАИ) кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Роман Моисеев белдергәнчә, алар быел бернинди үзгәреш тә кертергә уйламый. Ә менә университетның һөнәри ориентация бүлеге 10 сыйныф укучылары арасында ГТО нормалары тапшыру, инша бирүгә әзерләү буенча эш башлаган инде. Биредә бюджет бүлегенә керүчеләргә 1550 урын каралса, читтән торып яки кичке бүлектә белем алучыларга 30ар урын гына бирелгән. Вузга керү өчен 3 фәннән БДИ нәтиҗәләре кирәк. Техник юнәлешләр буенча төп фән математика булса, гуманитар юнәлештә ул – җәмгыять белеме.
"Кара исемлек”кә эләккән вузларның язмышы ничек хәл ителәчәк соң?
Инде хәбәр иткәнебезчә, Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетының Казан филиалы да лицензиядән мәхрүм ителде. Киләчәге өметсез дип табылып, вуз инде елга якын эшләми. Безнең министрлыктагылар студентлар саны 500 дән дә кимрәк булган, гуманитар белем биргән һәм дәүләтнеке булмаган вузларның эшчәнлеген хупламауларын яшерми. Узган ел аларның 13е нәтиҗәсез эшли дип табылган. Әгәр уку процессы берничә кабинетта гына оештырыла, анда читтән килгән берничә мөгаллим генә белем бирә икән, аларның кемгә файдасы бар? Быелгы “кара исемлек”тә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт һәм Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтлары бар. Әлмәттәге институт вуз булудан туктаячак. “Ул көллият булып калачак, ә андагы студентларга борчылырга кирәкми, алар, укып бетереп, югары белем турында диплом алачак”, – ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Тимерхан Алишев. Ә Чаллыдагы институтта яңарту эшләре бара. Өстәмә мәйдан булдыру, финанслар сыйфатны яхшыртырга ярдәм итәчәк. Үзгәрешләргә шәһәр, андагы предприятиеләр дә өлеш кертергә җыена.
Быел ниләр үзгәрәчәк соң?
1. 2014 елда университет, институтлар бары беренче курска гына кабул итәчәк. Бу югары белеме булган яки махсус курслар тәмамлаучыларга да кагыла. Әмма андый өстенлекләре булганнарга беренче курска кергәч, тизләтелгән яки шәхси план буенча уку мөмкинлеге бирелә. Бу хакта “Мәгариф турында”гы Законның 34 нче маддәсендә әйтелгән.
2. Һәр вуз бюджет урыннарының 10 процентын ташламага ия булучылар өчен бүләргә тиеш. Инвалид балалар, I-II төркем инвалидлар, ятим балалар бушлай укырга дәгъва кыла. Әти-әниләре беренче төркем инвалид һәм гаиләнең кереме аз булучылар ташламадан файдалана алмый.
3. Бакалавриат, белгечлек, магистратура юнәлешенә керүчеләр үзләренең уңышлары турында портфолиосын тәкъдим итә ала. Әгәр абитуриентлар БДИдан бер төрле баллар туплаган булса, ул очракта шәхси уңышлар исәпкә алыначак. Бу хакта “Мәгариф турында”гы Законның 69 нчы маддәсендә әйтелгән.
4. БДИ тапшыру турындагы сертификат 4 елга яраклы.
5. Олимпиада җиңүчеләренә профильле фәннән 65тән дә ким булмаган балл җыярга кирәк.
Чыганак: http://www.vatantat.ru