Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Апрель ае быел мәдәни тормышта зур чаралар белән истә калачак: “Казан – төрки дөнья башкаласы” елының ачылышы, Шигырь бәйрәме, Тукай премиясен тапшыру һәм башкалар. Габдулла Тукай шәхесе барлык диярлек чараларда искә алына. Без дә әлеге вәзгыятьтән читләшмичә апрель ае конкурсын бөек шагыйребез иҗатына, тормыш юлына багышларга уйладык.
Чираттагы бәйгебездә сезгә, хөрмәтле укучыларбыз, Тукайга багышланган төрле тематикадагы 10 сорау җавап бирергә кирәк булачак. Җаваплар 28 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.
Бәйгедә беренче урынны яулаган укучыбыз Казанда урнашкан Г.Тукай Әдәби музеена шәхси экскурсия белән бүләкләнәчәк. Шулай ук тулы һәм кызыклы җаваплар җибәрүче укучыларыбызга өстәмә бүләкләр дә каралган.
Ә хәзер – сораулар:
1. Тукайның “Шүрәле” имзасы беренче мәртәбә кайчан очрый?
2. “Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ...”. Бу сүзләр Г.Тукайның кайсы мәкаләсендә әйтелә?
3. Г.Тукайның әтисеннән нинди мирас калган була?
4. Г.Тукайның беренче шигырь җыентыгы кайчан чыга?
5. Г.Тукай “Театр” шигырен нәрсә уңаеннан яза?
6. Г.Тукай Әстерханга сәфәргә кайчан чыгып китә?
7. Хәле авырлашу сәбәпле, 1911 елның декабрь урталарыннан 1912 елның март башына кадәр вакытны Г.Тукай әнисенең туган авылы Өчиледә (Татарстанның Арча районы) бабасы Зиннәтулла йортында үткәрә. Киткәндә Рабига җиңгәсе аңа нәрсә бүләк итә?
8. Г.Тукай 1912 елда кайсы төбәкләргә сәфәр кылган?
9. Г.Тукайның үзе исән чакта төшкән соңгы рәсеме кайчан була?
10. Г.Тукай үләр алдыннан телдән нинди васыять әйтә?
Җавапларны газетабызның электрон адресына ( intertat.baige@mail.ru) җибәрә аласыз.
Чыганак: http://intertat.ru/tt