Татар мәгарифе порталы
Сез монда
12 апрель көнне Казанда һәм илебезнең тагын 370 шәһәрендә тоталь диктант узачак. “Грамоталы язу – модада!” шигаре астында үткәрелүче бу чара елдан-ел күбрәк катнашучы җыя.
Новосибирск дәүләт университеты филологлары тарафыннан уйлап табылган бу чараның популярлыгы соңгы елларда артканнан арта бара. 2004-2009 елларда ул үзешчән сыйфатта булып, шушы уку йорты студентлары өчен генә үткәрелгән. 2010 елда аңа Новосибирскиның мәгариф учреждениеләре, китапханәләр кушылган. Нәтиҗәдә, шәһәрдә 17 мәйданчыкта берьюлы 2400 чамасы кеше үзен сынап караган. Алар арасында укучы яшьләрдән алып, зур галимнәргә, бизнесменнарга, өлкә министрына кадәр булган. Диктантны исә калада танылган шоуменнар, эфирда танылган алып баручылар, атказанган укытучылар укыган, ә текстны язучы-фантаст Борис Стругацкий әлеге диктант өчен махсус язган.
2011 елда диктант беренче тапкыр Россия киңлекләренә аяк баса - чарада илебезнең 13 шәһәре катнаша. Быел исә акциядә катнашучылар исемлегендә Россия шәһәрләре генә түгел, ә Рим, Прага, Торонто, Улан-Батор, Тель-Авив, Хургада һ.б. да бар.
Казанда тоталь диктант беренче тапкыр 2012 елда уза һәм шактый зур кызыксыну уята - чарада 500 кеше катнаша. Кызганычка, узган елны акция башкалабызны читләтеп үтә. Быел диктант яңадан Казанга кайта.
12 апрель көнне Казан федераль университеты, Казан элемтә электротехникумы, Халыклар дуслыгы йорты ишекләре диктан язарга теләк белдергән һәркем өчен ачык. Үз белемен сыйдырышлыгы зур булмаган “Татмедиа” агентлыгы, Яңа Савин районының 7 санлы гимназиясе һәм Казан сәүдә-икътисад техникумы биналарында тикшерергә теләүчеләр исә биредә алдан теркәлергә тиеш.
Бу мәйданнарга килә алмаучылар диктантны өйдән генә дә яза ала. Андыйлар өчен он-лайн трансляция оештырылачак. totaldict.ru/live/ сылтамасы буенча диктантны туры эфирда тыңларга һәм махсус формада язырга мөмкин булачак.
Казанда “Тоталь диктант” 15.00 сәгатьтә башланачак. Текст авторы булып быел Россия язучысы Алексей Иванов («Географ глобус пропил», «Сердце Пармы», «Общага на крови» әсәрләре авторы) сайланган.
Чыганак: http://intertat.ru/tt