Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда 10 апрель көнне яшь галим һәм белгечләрнең “Киләчәккә таба” дип аталган россиякүләм форумы уздырыла. Быел форум “Яшьләрнең халыкара фәнни берләшмәгә интеграциясе – Россиянең инновацион үсеше”, “Яшь галимнәрнең энергия һәм ресурсларны саклау, биотехнология, шулай ук уңайлы һәм сәламәт шәһәр мохите өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруда катнашуы” дигән темаларны үз эченә ала.
Проектны Казанның бер төркем югары уку йортлары һәм яшьләр берлекләре оештыра. Фәнни форум вакытында Россия Дәүләт Думасы, Евразиянең яшь галимнәре һәм белгечләре берлеге (Мәскәү), Россия Фәннәр Академиясенең Евразия икътисад интеграция, модернизация, көндәшлеккә сәләтле һәм тотрыклы үсешенең комплекслы проблемалары буенча фәнни советы (Мәскәү) һ.б оешмалар катнаша. Шулай ук, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкилләре, Казан һәм Мәскәү югары уку йортлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасының эре предприятие вәкилләре, Казанның яшь галимнәре һәм алдынгы югары уку йортлары белгечләре чыгыш ясар, дип көтелә.
Форум программасына пленар утырыш, өч секция эше һәм энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендәге мәгариф үзәгенә сәяхәт каралган. Форум нәтиҗәләре буенча катнашучыларга махсус сертификатлар тапшыру, резолюция әзерләү планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты.
Форум Физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясенең уку-укыту һәм лаборатор корпусларында үтәчәк. Тулырак мәгълүматны www.kznscience.ru сайтыннан алырга мөмкин.
Чыганак: http://intertat.ru/tt