Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күптән түгел Төркиянең Эскишәһир каласында татар халкының күренекле галимнәренә багышланган халыкара симпозум үтте. “Казанның җәдитче галимнәре” дип аталган җыенда сүз Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин һәм Муса Җарулла Бигиев турында барды.
Төркия, Кырым, Россия, Әзербайҗан, Көньяк Корея кебек илләрдән 60ка якын галим катнашында узган җыен "Искешәһәр - 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы" дип аталган чара кысаларында “Дәрсаадәт” мәдәният, әдәбият, тел, сәнгать һәм таныту платформасы тарафыннан оештырылды.
Ике көн дәвам иткән симпозиумда “Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләрендә - дин, хәдис, фикер”, “Муса Җаруллаһ Бигиев эшчәнлегендә җәдитчелек һәм мәгариф”, “Муса Җаруллаһ Бигиевнең фикер дөньясы”, “Муса Җаруллаһ Бигиевнең йогынтысы”, “Шиһабетдин Мәрҗанинең шәкертләре, тарихчылыгы һәм йогынтысы”, “Ризаэддин Фәхретдиннең шәхесе, тарихи эзләнүләрдәге ысулы һәм теле” кебек утырышлар үткәрелде.
Әлеге җыенда Татарстан гыйлем дөньясыннан Казан федераль университеты доценты Илдус Заһидуллин “Шиһабетдин Мәрҗани мирасында татарларың милли вә дини тормышы”, галимә Ләйлә Алмазова “Ризаэддин Фәхретдин вә Зыя Кемали фәнни хезмәтләрендә әхлакый кыйммәт мәгънәләренең чагыштырылу анализы”, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров "Россия өммәтенең бүгенге заман проблемалары контекстында Муса Бигиевның "Китаб әс-Сөннә" хезмәтенең әһәмияте" дигән темаларга чыгыш ясадылар.
Симпозиум кунакларын Эскишәһир губернаторы Гүнгүр Туна сәламләде. Ул чыгышында XIX гасырда татар зыялылары тарафыннан башлатылган җәдитчелек агымының бөтен төрки дөньяны йогынтысы астына алуын, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин, Муса Җарулла Бигиевнең үзләреннән соңгы бик күп укымышлыга маяк булуын һәм бүгенге көндә дә алар яккан учакның һаман яктылык вә җылылык сирпүен белдерде.
Җыенга шулай ук Анадолу университеты ректоры Наҗи Гүндоган, Төркия мәгариф министрлыгының Эскишәһир вәкиле Нәҗми Өзән, “Дәрсаадәт” мәдәният платформасы җитәкчесе Мәһмәт Камил Бәрсә катнаштылар.
18-19 апрель көннәрендә бу җыенның дәвамы Казан федераль университетының Шәркыят институтында үткәреләчәк. Анда катнашыр өчен Төркиядән Имсәгыйль Түркоглу, Ибраһим Мараш, Саимә Селенга Гөккүз, Ильяс Топсакал, Исмаил Кара кебек 50гә якын галим һәм язучының баруы көтелә.