Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ел саен диярлек бердәм дәүләт имтиханын уздыруга ниндидер үзгәрешләр кертелә. Әмма быел сынау тотучыларга әллә ни борчылыр сәбәп юк. Чөнки яңалыклар гади укучыга турыдан-туры кагылмый. Ә менә киләсе елдан БДИ бирүчеләргә яңа тәртипләргә ияләшергә туры киләчәк.
Бердәм дәүләт имтиханы гамәлгә кертелгәннән бирле тәнкыйтьләр сүнми. Сынауның бу төрен кискен рәвештә кабул итмичә, аннан баш тартырга кирәк диючеләр табылып кына тора. Әмма Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре БДИны укучының белемен тикшерүнең иң гадел ысулы дигән фикердән кире кайтырга уйламый. Имтиханны камилләштерергә генә кирәк, ди алар.
Камиллеккә чикләр юк
Камиллеккә чикләр юк дигәндәй, бу юнәлештә министрлык инде ничә еллар эшли. БДИга әле бер, әле икенче үзгәреш кертелә. Әмма аларның барысы да сынауны объектив һәм үтәкүренмәле итү максатын күздә тота диелсә дә, тиешле нәтиҗәләргә әле дә ирешә алмыйлар.
Узган елда дәүләт аттестациясе бигрәк тә гаугалы булды. Көн дә диярлек төрледән-төрле хокук бозулар ачыклана барды. 2013 ел БДИ нәтиҗәләре буенча илебезнең 4 субъектында мәгариф органнары җитәкчеләре һәм төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәге директорлары үз вазифаларыннан азат ителгән. Тулаем алганда, дистәләгән мәгариф өлкәсе хезмәткәре эш урынын югалткан. Шуларның күбесе Төньяк Кавказда - биредә иң күп тәртип бозулар теркәлгән.
Гаделлеккә таба чираттагы адымнар
Әйткәнебезчә, быелгы сынауга зур үзгәрешләр кертелмәде. Әмма гади укучыга турыдан-туры тәэсир итмәгән бер төркем яңалыклар барыбер булачак. Сынау вакытында хокук бозуларга юл куймау мәсьәләсе бу юлы көн кадагында. Татарстанда имтихан тапшыру пунктлары саны быел бераз кимрәк булачак. Сынау узучы һәр аудиторияне видеокамералар белән тәэмин итәргә дигән карар кабул ителде бит.
Тәртип бозуларны булдырмау юнәлешендә күзәтүчеләрнең ярдәменә дә өметләр зур. Быел үзебезнекеләргә генә ышанып тормыйлар - имтиханнар барышына федераль инспекторлар да күз-колак булачак.
Бу юлы шулай ук һәр төбәк өчен аерым биремнәр төзеләчәк. Бүген контроль-үлчәм материаллар тәңгәл килергә мөмкин. Әйтик, Көнчыгыш төбәкләрдә имтиханнар иртәрәк башлана. Мәктәп укучылары үз биремнәрен интернетка урнаштыра да, сынауны соңрак тапшыручылар аларны күчерә. Яңа тәртип гамәлгә кертелү белән мондый очракларга чик куелачак.
Төп үзгәрешләр алда әле
Киләсе елдан исә БДИ структурасында янә үзгәрешләр булачак. Бу юлы инде сынауның “А” өлешеннән гомумән баш тартырга ниятлиләр. Тест биремнәреннән торган бу бүлек белем дәрәҗәсен тикшерү ысулы түгел, ә бәхетеңне сынау мөмкинлеге дип инде күптәннән әйтелеп килде. Ниһаять, дүрт вариантның берсен сайлап алу өлешен имтихан биремнәреннән алырга булганнар.
Моннан кала барлык гуманитар предметлар буенча телдән имтихан бирүне кертергә ниятлиләр. Башта бу чит телләр буенча гына сынауга кагылачак. Аннары инде әлеге технология башка гуманитар фәннәрдә – тарих, рус әдәбияты һ.б. сыналачак.
Киләсе елларда язма формада имтихан тапшырудан тулысынча электрон форматка күчеш тә көтелә. Иң алдан компьютерда информатика фәнен генә тапшырачаклар. Әмма Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов сүзләренчә, бу практика алга таба башка предметларга да җәелдереләчәк.
Министр сүзләренчә, барлык үзгәрешләр быелның август аена кадәр әзерләнеп бетәчәк. Шул рәвешле инде 1 сентябрьгә 2015 елда үтәчәк БДИның яңа кагыйдәләр билгеле булачак.
Чыгарылыш сыйныфларда Бердәм дәүләт имтиханнары 26 майда башланачак. Бу көнне унберенчене тәмамлаучылар сайлау буенча предметларны – география яки рус әдәбиятын тапшырачак. Төп мәҗбүри фәннәр – рус теле һәм математика буенча сынаулар 29 май һәм 5 июнь көнне узачак.
2 июнь көнне чит телләр һәм физика буенча сынау узачак. 9 июньдә – информатика һәм мәгълүмати технологияләр, биология һәм тарих буенча имтиханнар тапшыру көне. 11 июндә чыгарылыш сыйныфлар җәмгыять белеме һәм химия буенча белемнәрен тикшерәчәк.
Барлык имтиханнар иртәнге сәгать 10да башлана.
Чыганак: http://intertat.ru/tt