Татар мәгарифе порталы
Бүген Россиядә БДИнын вакытыннан алда тапшырулар башланды. Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырырга теләүчеләр арасында – 14 татарстанлы, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Шул рәвешле, бүген Казанның 3 нче гимназиясендә вакытыннан алда рус теле буенча беренче имтихан узды.
БДИны вакытыннан алда тапшыруга Испаниягә халыкара турнирга китүче “Рубин” спорт мәктәбенең 7 спортчысы, халыкара ярышларга җыенучы 4 кеше (су тубы буенча 2 спортчы (Венгрия) һәм теннис буенча 2 спортчы (Италия), шулай ук даими яшәү урыны буларак, Сирия Гарәп Республикасына китүче кыз һәм медицина күрсәткечләре буенча БДИ тапшыруга күрсәтмә алган бер кыз кертелгән.
Имтиханны алу пунктларында ТР Дәүләт имтихан комиссиясе вәкилләре, күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек күзәтүчеләре була.
БДИны вакытыннан алда тапшыру чоры – 21 нче апрельдән алып 8 нче майга кадәр. 24 нче апрельдә укучылар чит телләрдән һәм химиядән имтихан тапшыра, 28 нче апрельдә - математика, 5 нче майда – биология, җәмгыять белеме һәм информатика, 8 нче майда – барлык фәннәр буенча резерв көн.
Агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар һәм барлык теләк белдерүчеләр өчен төп вакыт – 26 нчы майдан алып 19 нчы июньгә кадәр. Мәҗбүри имтиханнар 29 нчы майда (рус теле) һәм 5 нче июньдә (математика) була.
Өстәмә вакыт (үткән елларда мәктәпне тәмамлаучылар һәм һөнәри белем бирү оешмалары өчен) – 7-16 нчы июльдә.
Россиядә 65 төбәктән якынча 1,5 мең укучы БДИны вакытыннан алда тапшыра.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru