Татар мәгарифе порталы
Сез монда
26 апрельдә 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Күкрәгемдә шигырь утым саумы...” дип аталган әдәби очрашу узачак. Очрашу Тукайның туган көненә һәм Казан шәһәренең төрки дөньясы мәдәни башкаласы булуына багышлана.
Быел 26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тула. Бу көн традицион рәвештә бәйрәм рухын йөртә: мәдәният урыннарында шигырь бәйрәмнәре, әдәби очрашулар, Г.Тукай иҗаты һәм тормышына багышланган чаралар уза.
Әлеге көнгә Тукай әдәби музее зур игътибар юнәлтә. 26 апрельдә биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча экскурсияләр, шагыйрь һәм аның замандашлары темасына лекцияләр, балалар өчен Г.Тукай әсәрләре персонажлары белән музыкаль тамашалар һәм башка чаралар тәкъдим ителә.
Музейда Г.Тукайның быелгы туган көненә багышланган чаралар әдәби очрашу белән башланып китә. Очрашуның кунагы – балкар шагыйре Юруслан Болатов, дип хәбәр итәләр музейдан.
Иҗади очрашуның кунагы итеп төрки дөнья вәкиле билгеләнүе юкка түгел. Мәгълүм булганча, 2014 елда Казан шәһәре төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлын төрки дөнья белән бәйле яссылыкта тикшерү, тәкъдим итү, төрки дөнья белән мөнәсәбәтләрне ныгыту, аларның иҗат мирасын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү музей эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора.
Балкар шагыйре Юруслан Болатов 1962 елда Кавказ үзәге булып саналган Нальчик шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, Кабарда-Балкар дәүләт университетын (1983), А.М. Горький исемендәге әдәбият институтын (1990), Төркиянең Анкара университеты каршындагы төрек теле курсларын (1995) тәмамлый. Хезмәт юлын Кабарда-Балкар республикасы Мәдәният министрлыгының Халык иҗаты үзәгендә эшләүдән башлый. Бүгенге көндә Кавказ дәүләт сәнгать институтында әдәбият осталыгы буенча дәресләр бирә. Балкар, рус, төрек телләрендә иҗат итә. Юруслан Болатов – Россия Язучылар берлеге һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы.
Үз чыгышында ул Г.Тукайның төрки дөнья белән бәйләнеше, аның Кабарда-Балкар халыклары арасында тоткан урыны турында сөйләячәк. Шулай ук үзенең тормышын һәм иҗатын да бәян итәчәк, шигырьләрен укыячак.
Габдулла Тукай әдәби музее: 293-17-50
Редакция-нәшрият бүлеге-матбугат үзәге: 292-32-18
Чыганак: http://intertat.ru/tt