Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күптән түгел журналист, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм җәмәгать эшлеклесе Рәхим Теләшевның яңа китабы чыкты. Ул “Татарлар һәм руслар. Тарихи-лингвистик хикәя” дип атала. Санкт-Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсе конференц-залында әлеге басманың исем туе да үтте.
Китап белән танышып чыккач искиткеч кызыклы фактлар ачыклана. Күпләр татарлар һәм руслар Алтын Урда чорыннан башлап кына актив аралашкан дип исәпли. Әмма лингвистик анализ күрсәтүенчә, төрки һәм һиндауропа халыкларын икътисадый һәм мәдәни элемтәләр бик борынгы заманнардан ук бәйли икән. Автор сүзләренчә, әлеге бәйләнешләр төрки һәм славян халыклары телләрендә дә чагылыш таба. Китап өстендә эшләгәндә Рәхим Теләшев рус елъязмаларыннан гына түгел, ә болгар елъязмасы булган “Джагфар тарихы”ннан да мисаллар ала. Автор фәнни-популяр формада рус телендә төрки-татар сүзләренең киң кулланышта файдалануын күзалларга ярдәм итә. Тарихи мәгълүматлар татарларның рус дәүләте һәм аның мәдәнияте үсешендә төрле яклап уңай тәэсир итүләренә ышандырырлык нәтиҗәләр ясый. “Евразиечеләр мәдәниятен куәтләндерүчеләр һәм баетучылар руслар белән татарлар була. Тик рәсми идеологлар татарларның тарихтагы ролен киметеп күрсәтә. Шуның нәтиҗәсендә Россиянең тарихы да өзек-өзек һәм кызыксыз килеп чыга”, – ди автор.
Үз китабында Рәхим әфәнде рус телендә дипломатия, сәүдә, көнкүреш, кием- салым, терлекчелек, хәрби, дин, топонимика һәм башка өлкәләрдә төрек-татар теленнән кергән һәм кулланышта йөргән сүзләргә аңлатмалар китерә. Шунысы кызык: рус телендәге төрки-татар сүзләренең гомум күләме 2000нән арта, гәрчә сөйләшү, үзара аңлашу өчен бер мең сүз дә җитә. Әмма хикмәт күләмдә генә түгел, сыйфатта да. Әлеге китапта төрки-татар теленнән кергән сүзләр утызга якын темага бүленгән.
Мәсәлән:
Дәүләтчелек: солтан, вәзир, хан, кремль.
Финанслар: дирхем, алтын, пул, динар һәм башкалар.
Сәүдә: базар, бакалея, барыш, бизмән, гер, ярлык, тамга (таможня сүзе дә шушыннан алынган), кузов, чемодан һәм башкалар.
Кием - салым. Урта гасырларда рус кешесенең барлык киеме асылы һәм атамасы буенча татарныкы булган. калпак, түбәтәй, тун, халат, кушак, карман, бишмәт, кафтан, ыштан, башмак, башлык, фата, шаровар һәм башкалар.
Тукымалар: атлас, бәрхет, кумач, миткаль (тукыма), кармазин, бәз һәм бүтән сүзләр.
Терлекчелек - бәрән, ишәк, кәҗә (кожа сүзе шуннан килеп чыккан)...
Ат үрчетү: Татарлар һәм аларның ата-бабалары кытайларны, грекларны һәм русларны сыбайлы йөрергә өйрәткән. Алар транспорт чараларын: арба, телега, тарантас, колымага, кибитка, чана һәм башкаларны уйлап тапкан. Лошадь, кобыла, күчер, ямщик сүзе дә татарлардан кергән.
Эт асрау: Рус дворяннарының яраткан күңел ачу шөгыле – аучылыкка да татарлар өйрәткән. Собака, кобель – татар сүзләре.
Шәһәрләр төзү: Үз вакытында татарлар җир йөзендәге иң яхшы калаларны салган. Киң урамнар, канализация суүткәргеч, бассейннар һәм фонтаннар, җәмәгать мунчалары һәм бәдрәфханәләр салынган. Төп төзү материалы кирпеч (татар сүзе) булган.
Рус телендә кайбер тармаклардагы төп терминнар төрки-татар сүзләреннән алынган: чәй, самавыр, шәл, киез итек, сарафан, итек, балалайка, ура һәм башка аңлатмалар татарлардан кергән һәм төрки телле халыклар уйлап тапкан.
Рәхим Теләшев үз китабында билгеле Петербург галимнәре Л.Н.Гумилев, Т.А.Шумовский, М.Г.Крамаровский, Р.Х.Бариев, З.А.Львова, Ю.К.Бегунов һәм башка күпләрнең хезмәтен файдаланган. Биш йөз биттән торган китап фәнни-популяр, тарихи-лингвистик һәм мәгълүмати характерда язылган. Басма гади, аңлаешлы һәм җиңел укыла. Ул Россия тарихы, илдәге иң күп санлы ике халык – руслар һәм татарлар арасындагы мөнәсәбәтләр белән кызыксынучылар өчен тәгаенләнгән.
“Мондый китапны язу ни өчен кирәк иде?” дигән сорауга да Рәхим Теләшевнең җавабы әзер:
– Кайбер чакта хәтта югары белемле кешеләр дә, татарларда руслар белән очрашканга кадәр язу булганмы, дигән беркатлы сорауны бирә. Алар татарларның иң борынгы заманнарда ук үзенчәлекле язмага ия булуларын белми. Татарлар һәм аларның ата-бабалары бөек империяләр төзүче булган. Алар Бөек Евразия мәдәниятен тудыруда актив катнашкан. Еш кына Азия, Евразия мәдәнияте һәм Бөек Татар иле билгесез булып кала. Әлеге китап билгесез илләрне тану өчен кирәк. Тарихчылар еш кына үз хезмәтендә башка милләтләр, шул исәптән татарлар тарихын “оныта”. Гадәттә, милләттәшләрне тискәре яктан гына тасвирлыйлар. Тарихи чынбарлыкны кисеп, нигездә аның төрки-татар мөселман өлешен яшереп язалар. Чынлыкта, бер халык тарихы гына килеп чыга. Ә бит төрки-татарлар рус халкының генофондын яхшыртуга зур өлеш керткән. Татар каны катнашкан күренекле шәхесләр җитәрлек. Патшалардан Иван Грозный, Борис Годунов… Язучылар арасында Тургенев, Лермонтов, Радищев, Әхмәтова, Куприн, Денис Давыдов, Державин һәм башка бик күпләр. Полководецлардан Кутузов, Ермолов…Танылган галим Л.Н.Гумилев язганча, үз халкың тарихына җиңүче күзлегеннән карарга ярамый. Һәр халык тарихын үзе язарга тиеш. Ватан тюркологиясен үстерергә кирәк. Санкт-Петербург университетында һәм илнең бүтән югары уку йортларында революциягә кадәр булган кебек татар телендә укытуны яңадан торгызу мотлак. Петербургта гына меңнәрчә төрки-татар документлары саклана. Аларны уку, өйрәнү һәм фәнни әйләнешкә кертү өчен көч һәм белем җитми.
Чыганак: http://intertat.ru/tt