Татар мәгарифе порталы
Хөрмәтле Белем.ру кулланучылары! Сезнең игътибарга Белем.ру порталына апрель аенда килгән һәм урнаштырылган яңа 20 ресурсны тәкъдим итәбез!
Кулланучыларыбызның барлык фикер-тәкъдимнәрен исәпкә алып без порталда тавыш бирү системасын яхшырта төштек. Хәзер:
1. Тавыш бирер алдыннан ресурслар белән турыдан-туры танышып чыгып була! Була гына түгел, кирәк тә!
2. Порталда кулланучыларыбызга бер генә түгел, ә берничә ресурс ошарга мөмкин. Ресурсларның күбесе бик яхшы һәм сыйфатлы, шуңа күрә бер генә ресурс өчен тавыш бирү идеясеннән баш тартырга булдык. Моңа карамастан, тавыш бирү ахырында система иң күп тавыш җыйган ресурсны ачыклаячак!
3. Берьюлы берничә тавыш бирергә теләгән кешеләр система тарафыннан ачыкланачак һәм вакытлыча блокланачак.
Тавыш бирүгә таләпләр артуны яхшыга гына булыр дип уйлыйбыз. Кулланучыларны гади тавыш бирүдән баш тартып, ресурслар белән танышулар саны артыр һәм тавыш бирү гаделрәк булыр, дип уйлыйбыз.
Яңа тавыш бирү системасы әле сынала гына һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен бары тик порталның идарәчеләре һәм модератрлары гына күреп бара алачак. Киләсе тавыш бирүләрдә системаны тагын да камилләшер дип көтәбез, сездән яңа фикерләр һәм тәкъдимнәр көтәбез!
Ә хәзер апрель аенда порталыбызга килгән ресурслар белән якыннанрак танышырга чакырабыз! Танышып чыкканнан соң үзегезгә ошаган ресурслар өчен тавыш бирергә онытмагыз! Тавыш бирү 2 атнадан соң - 20 май көнне тәмамланачак!
Бәйге-акция турында тулырак мәгълүматны http://belem.ru/best_resource адресы буенча ала аласыз.