Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бу атнада Казанда атаклы балет биючесе Рудольф Нуриев исемендәге XXVII Халыкара классик балет фестивале башланып китәчәк. Классика һәм заманча әсәрләрне үз эченә алган мәдәни чара елдагыча Муса Җәлил исемендәге Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсенә танылган исемнәр, яңа талантларны җыячак.
Фестиваль кичәләренең күпчелеге классик мирасыбызны тәшкил иткән балетларга багышлана. Фестиваль "Carmina Burana или Колесо Фортуны" премьерасы белән башланып китәчәк.
Фестивальдә XIX гасыр хореографиясе шедеврлары - “Жизель” (төп партиядә Светлана Захарова), “Баядерка”, “Дон Кихот”, “Лебединое озеро” тәкъдим ителә. Барлык спектакльләрдә төп партияләрне Россия һәм Европадан чакырылган биючеләр һәм солистлар башкарачак.
Фестиваль программасының заманча юнәлешен Германиянең танылган Дортмунд-балет труппасы дәвам итәчәк. Әлеге коллектив дөньякүләм танылу алган һәм алар белән мөхтәрәм хореографлар Уильям Форсайт, Александр Экман, Дуглас Ли һ.б. эшли. Дортмунд-балеты Казанда ике спектакль: "Сказки Венского леса" (И.Штраус, А.Берг музыкасы, Син Пэн Ванг хореографиясе) һәм "Триптих" ("The Vertiginous Thrill of Exactitude" бер актлы балет, У.Форсайт хореографиясе, "Cacti" А.Экман хореографиясе һәм "PianoPieces" Д.Ли хореографиясе) күрсәтә.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, фестиваль афишасында Георгий Ковтун сәхнәләштергән “Алтын Урда”, "Спартак" балетлары да урын ала. Форум ике гала-концерт белән тәмамланачак. Концертта Франция, Япония, Германия, Швейцария, Куба һ.б. илләрдән килгән бию осталары чыгыш ясар дип көтелә. Фестиваль 28 май көнне тәмамлана.