Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Апас районы Кече Күккүз авылы кызы Илүзә Гайфуллина бу көннәрдә үзен иң бәхетле кыз дип хис итә. Чынлап та, президент кулыннан зур бүләк алу бәхет түгелмени? Җитмәсә, кыз Казан федераль университетында “Татар теле һәм әдәбияты” юнәлеше буенча белем алырга хокук яулады. Димәк, Илүзәне бүгеннән үк студент дияргә дә мөмкин.
Татарстанда татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиада булып узды. Әлеге мәртәбәле проектта Олы Күккүз авылы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илүзә гран-прига лаек дип табылды. Бу мәктәп укучылары арасында туган телен иң камил дәрәҗәдә белүче дигәнне генә аңлатмый әле. Үз ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, милли мәдәният нечкәлекләрен дә тоемлау дигән сүз бу.
Илүзә беренче сыйныфтан ук гел бишле билгеләренә генә укыган, ул Апасның иң тырыш кызларыннан санала. Төрле олимпиада-конкурсларда еш катнаша һәм призлы урыннар яуларга ярата. “Башка олимпиадалардан аермалы буларак, бусында чит илләрдән дә катнашучылар күп иде. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче яшьләр белән аралашу үзе генә дә күңелле. Бик күп яңа дуслар таптым. Миңа калса, татар теле олимпиадасы җитди чара булса да, анда әллә ни кыен сораулар булмады. Тырышсаң, фикереңне вакытында туплый алсаң - барысына да төгәл, тулы җаваплар бирергә мөмкин иде”, - ди Илүзә.
Чыннан да, татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиада Казанда зур масштабта уздырылды. Олимпиаданың дистанцион турында Россия, Таҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студент көч сынашты.
“Казахстаннан Фарух, Канададан Илхан, Япониядән Юто исемле егетләр белән якыннан таныштык. Чит илдә яшәп тә татар теленә карата җылы мөнәсәбәт күрсәткән яшьләргә шәхсән үзем дә сокландым. Олимпиадада җиңгәннән соң минем тормышымда да үзгәрешләр шактый булды. Баштарак көлемсерәп кенә йөргән кайбер сыйныфташларым да, минем өчен горурландылар, миңа карата хөрмәтләре артты. Әти-әнием, мәктәбем данын күрсәтә алганыма шәхсән үзем дә шатланам”, - дип сөенечләре белән уртаклаша Апас кызы.
Үзенең зур җиңүеңдә укытучысы – Россиянең Мәгариф отличнигы Рәсим Хафизовның да өлеше зур, дип саный Илүзә. Рәсим әфәнде инде 38 ел мәктәптә балалар укыта. Ул укытучылар династиясеннән. Әнисе дә гомер буе мөгаллимә эшен алып барган. Балалар психологиясен энәсеннән-җебенә кадәр белгән педагог балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә үз алымнарын кулланып эш итә. Фидакярь хезмәтенең нәтиҗәләрен күреп, коллегалары да шатлана.
Олы Күккүз урта мәктәбе Апас районында данлыклы уку йортларыннан санала. Биредә әдәбият, тел фәннәренә аерым игътибар бирелә. Район, республика күләмендәге конкурсларда катнашып еш кына призлы урыннар яулыйлар. Спорт, сәламәт яшәү рәвеше ягыннан да Күккүз балалары сынатмый икән.
“Чыннан да, соңгы вакытларда татар теленә караш уңай якка үзгәрде. Хәзер татар теле дәресләре урыс теле дәресе белән бертигез бирелә. Бу бик уңай күренеш. Балаларда туган телгә мәхәббәт уяту программа буенча бирелгән сәгатьләрдә генә башкарыла торган эш түгел, өстәмә чаралар да үткәрү зарур. Балаларга әдәби китаплар укытырга, җирле язучылар, шагыйрьләребез, туган якның даһи шәхесләре турында да даими мәгълүмат биреп бару яшьләрдә зур кызыксыну уята. Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсе килә: укучыны һәрвакыт җилкендереп, төрле эзләнүләргә рухландырып торырга кирәк. Төрледән-төрле конкурсларда катнашу да балада рухи талпыныш кузгата. Узган ел Кырлайда өченче республикакүләм Тукай укулары узган иде. Нәкъ шушында “Туган ягым әдибе” дигән номинация буенча эш алып бардык. Күрше авыл Әҗемнән Габбас ага Хафизов дигән һәвәскәр шагыйребез турында (аның 5 китабы дөнья күрде) урындагы материалларга нигезләнеп язылган иде ул. Шундый юнәлештәге хезмәтләр алып бару да туган телгә игътибарны арттыра”, - ди Рәсим Хафизов.
Ә Илүзә исә киләчәген журналистика белән бәйләргә хыяллана. Ул инде каләм тирбәтә башлаган да – аның юмористик хикәяләре, шигырьләре бар.