Татар мәгарифе порталы
6 Август, 2008 - 13:21
“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты инде икенче ел тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 10 700 талантлы яшь кеше дәүләт премиясенә лаек була. Моның өчен федераль бюджеттан 396 млн сум күләмендә акча бүленеп бирелгән. Бу ел саен 198 млн сум дигән сүз. Әлеге мәгълүматны Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Әлеге проект тормышка ашырыла башлаудан алып Россиянең төрле почмакларында яшәүче сәләтле яшьләр акчалата премия ала. Барлыгы 1250 кыз һәм егет 60 меңлек, ә 4100 кеше 30 мең күләмендә акча алган.
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елда премияләр алачак яшьләрнең исемлеге бастырган иде. Әлеге исемлеккә эләккән 886 кешенең 304 60 мең сум, 582 кеше – 30 мең сум белән бүләкләнәчәк. Калган җиңүчеләр ел азагына кадәр барачак олимпиада нәтиҗәләре буенча билгеләнеп барачак.
Министрлык матбугат үзәге ассызыклавынча, милли проектның бу юнәлеше яшьләрнең иҗади, фәнни, һөнәри потенциалын арттыра. Мондый яшьләр киләчәктә эш таба алмый азапланмаячак инде. Мисал өчен, 2007 елда проемия алган 115 кешенең 47се Россиянең иң югары бәяләнгән университетларында белем ала, 11 кеше спортта, 14е карьерада үсеш алган. Тагын 24 лауреат хәзер үзләре җиңгән конкурсның жюри составында утыра, ә 20 кеше мәктәп балалары белән эшли.
Мәгариф һәм фән мнистрлыгы киләчәктә премия алган яшьләр белән эшләү, аларның потенциалын икътисат, мәдәният, сәясәт кебек өлкәләрдә куллану өчен махсус план булдырмакчы.
Чыганак: window.edu.ru