Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясендәге кайбер үзгәрешләр турында сөйләде.
Д. Мостафин сүзләренчә, быел БДИ биремнәрендә һәм уздыру системасында сизелерлек үзгәреш көтелми, әмма контроль нык булачак.
Имтихан уздырыла торган урынга узганчы, иң беренче эш итеп, БДИ тапшыручының паспортын, пропускын һәм имтихан бирүчеләр исемлегендә булу-булмавын тикшерәчәкләр, алга таба барлык элемтә чараларын – кәрәзле телефон һәм коммуникаторларын калдырып керүне сораячаклар.
Икенче этапта исә укучы металл эзләү детекторы аша узарга тиеш була. “Әгәр прибор сигнал бирсә, кәрәзле телефонын калдырып керүен тагын бер кат сораячаклар. Укучы каршы килә икән, - имтиханга кертелми”, - дип аңлатты беренче урынбасар. Артык кәгазьләр, кәгазьгә язылган теләсә нинди хат та имтихан бирү процессын бозу дип санала һәм андый укучы имтиханнан чыгарыла.
Имтихан тапшыручыга биремнәрне чишәргә ярдәм итү, күчертү очраклары булмасын өчен, ягъни “үтә күренмәлелек”не арттыру максатында, БДИ уздыру урыннарына видеокамералар урнаштырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда 107 БДИ уздыру пункты бар. Имтиханнар бирү вакытында шуларның 101 е эшләячәк. Быел аларның барысын да күзәтү җайланмалары белән җиһазландырылган.
Имтихан тапшыра торган 35 пунктта ( 613 аудитория) барган видеоязма онлайн режимда күрсәтеләчәк, ягъни туры трансляциядә биреләчәк. Калган 72 пункттан трансляцияләр алып барылмаячак, әмма БДИ уздырылганнан соң, видеоязманы кабат карап чыгу планлаштырыла.
“Язмаларның саклану вакыты 3 айдан да ким булмаячак”, - диде Д. Мостафин.
Имтихан эшләрендә, тикшерү, апелляция процессларында үзгәрешләр булмаячак, дип ышандыра министрлык вәкиле.