Татар мәгарифе порталы
ТР Президенты Минтимер Шәймиев Александр Солженицынның рус әдәбиятының иң яхшы традицияләре дәвамчысы буларак тарихка кереп калачагына ышана, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
“Александр Солженицын якты дөньядан китте, бүген төрле яктан аның тормыш юлына бәяләмә бирәләр. Минемчә, язучының мирасы һәм шәхесе шул кадәр киңкырлы ки, бу хакта әле озак бәхәсләшәчәкләр”, - диде М.Шәймиев.
Аның сүзләренчә, А.Солженицын күпьяклы талант иясе иде, шуңа күрә аның шәхесенә карата бердәй мөнәсәбәткә исәп тотып булмый. “Солженицынның укытучы хезмәтеннән, фронт, лагерьда тоткынлык, сәяси эмиграция, Ватанга кире әйләнеп кайтудан гыйбарәт тормышы үзе үк өйрәнү һәм әдәби әсәрләр чыганагы булачагына ышанам”, - дип билгеләп үтте М.Шәймиев.
“Солженицынның китаплары – Россия өчен ХХ гасырның нәрсә булуын аңларга бер омтылыш. Шуңа күрә аның роман, повесть һәм хикәяләрен фикер йөртергә сәләтле һәм әзерләнгән укучы гына аңлый ала. Аның әсәрләрендәге үзенчәлекле стиль, аналитика, анык гражданлык позициясе авторга Россиянең атаклы язучылары арасында урын бирде”, - дип ассызыклады М.Шәймиев.
Аның фикеренчә, язучының иҗтимагый эшчәнлеге төрлечә кабул ителде. А.Солженицын үзенең публицистик хезмәтләрендә аңлы рәвештә иң кискен һәм бәхәсле проблемаларны кузгатты, әйтик Россияне территориаль яктан үзгәртеп кору, рус халкының урыны һәм роле, аның башка милләтләр белән мөнәсәбәте турындагы мәсьәләләр, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. “Әмма һәрхәлдә Солженицын язучының социаль миссиясен әдәби хезмәттән күпкә киңрәк һәм тирәнрәк күрде”, - дип ассызыклады Татарстан Илбашы.
Искәртеп үтәбез, Александр Солженицын 90нчы яшендә бүген төнлә Мәскәүдә вафат булды.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru