Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Җир шарында яңа кешелек буыны яралып килүе турында еш ишетергә туры килә. Кайбер галимнәр фикеренчә, без гаҗәеп эволюция күчеше чорында яшибез. Сәер сәләтләргә ия булган балаларның көннән-көн ешрак тууы нәкъ менә шул хакта сөйли.
Баксаң, мондый балалар башкалардан ауралары белән аерыла икән. Аура – кешегә хас үзенчәлекле биокыр. Әмма аның яктылык тышчасын бик сизгер кешеләр генә күрергә сәләтле. Америка экстрасенсы Нэнси Энн Тэпп беренчеләрдән булып соңгы елларда туган балаларның ауралары гадәти стандартлардан кискен аерылып торуына игътибар итә. Нэнси Энн Тэпп аларның аурасында куе зәңгәр төс – индиго төсенең өстенлек итүен күреп ала. Нәкъ менә шул сәбәпле, сәер сәләтләргә ия балаларны индиго дип атый башлыйлар да инде. Икенче төрле аларны Алтынчы раса вәкилләре, Яктылык балалары, Йолдызлы балалар, Космос аңлы балалар, дип тә йөртәләр.
Узган гасырда барлыкка килгән бу феноменга карата фикерләр төрле. Күпләр индиго-балалар барлыгына ышанмый, әлеге феноменны миф һәм авыр холыклы балаларны тәрбияләүдә килеп туган проблемаларны акларга маташу дип атый. Шуңа да карамастан, кешене өйрәнүче психологлар һәм башка белгечләр мондый үзенчәлекле балаларның булуы турында зур ышаныч белән белдерә, аларны өйрәнә һәм бу хакта китаплар яза. Алар китергән статистикага ышансак, бүген дөньяга килүче һәр унынчы бала – индиго.
Шулай да, индиголар башка балалардан тагын кайсы сыйфатлары белән аерыла соң? Бүгенге көндә әлеге үзенчәлекле балалаларны аерырга мөмкинлек биргән билгеле бер төгәл фәнни критерийлар юк. Индиголар табигать табышмагы булып кала бирә. Иң беренче чиратта, галимнәр аларның абсолют иммунитеты, чирләргә югары каршы торучанлыгы хакында сөйли. Индиго феномены балаларда 2-3 яшьтә беленә башлый икән. Алар бер урында утырып торудан катгый рәвештә баш тарта, игътибарларын бер шөгыльгә генә юнәлтә алмый, башкача уйлый һәм эшли. Әмма мондый баланы нәрсә дә булса чынлап торып кызыксындырса, ул бу эшне җаны-тәне белән бирелеп башкара. Белгечләр Яктылык балаларының бавыры теләсә нинди ризыкны эшкәртергә сәләтле булуы, баш миләренең ике ярымшары да бертигез дәрәҗәдә үсеш алуы турында да сөйли.
Яңа буын балалары феноменаль сәләтләре белән таң калдыра. Гадәттә, әйләнә-тирәне танып белгәндә, алар эчке сиземләү көче, ягъни интуициягә таяна. Галимнәр индиго-балалар катнашында күпсанлы тестлар үткәреп караган һәм аларның акыл үсешенең гаҗәеп дәрәҗәдә югары булуын ачыклаган. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аларның ми эшчәнлеге яшьтәшләренекенә караганда 5 тапкырга көчлерәк икән. Индиголарның кайберләре китапны ачмыйча да укый алса, икенчеләре күз карашы белән алюминий кашыкларны бөгәргә сәләтле. Бу төр бәләкәчләр 4 яшьтә инде фикерли белә, үзләрен лидер дип саный. Индиголар – компьютерлаштырылган балалар, дисәк тә, ялгыш булмас. Шул сәбәпле, алар күпчелек очракта, хискә түгел, акылга буйсына, 3-4 яшьтә үк компьютерны өлкәннәргә караганда да яхшырак белә. Америка психологлары мондый төр үзенчәлекле балаларның бер секунд эчендә 10 кызыклы әйбер яки күренеш турында уйлый алу сәләте хакында әйтә. Индиголарны башкалардан аерып тора торган тагын бер сыйфат бар. Алар дөнья төзелеше, башка планеталардагы тормыш турында сөйләргә ярата.
Дөрес, бөтен индиголар да бертөрле булмый. Бу феноменны өйрәнгән Америка психологы Ли Кэрролл, мондый сәер балаларның 4 төрен аерып күрсәтә. Беренчеләре – гуманистлар. Бу төр индиго-балалар киләчәктә табиб, укытучы, юрист, диңгезче, эшмәкәр булырга мөмкин. Алар гиперактив һәм аралашучан, һәркем белән уртак тел табарга сәләтле. Концептуалист-индиголар исә еш кына инженер, архитектор, дизайнер, астронавт һәм хәрбиләр булып үсеп җитәләр. Өченче төр – рәссамнар. Бу балалар башка индиголардан күпкә хисле һәм иҗатка хирыс булулары белән аерыла. Алардан киләчәктә даһи иҗатчы чыгарга мөмкин. Дүртенче төр яңа буын балалары барлык фәза киңлекләрендә дә яши ала, дип белдерә психолог. Болары – җиргә яңа фәлсәфә, дин алып килүчеләр. Мондый балалар кечкенәдән үк күпне белә.
Индиголар бөтен дөнья буйлап таралган. Мисалга, Нью-Йоркта яшәүче Джон Брайан, музыка мәктәбенә йөрмәсә дә, 5 яшендә үк нота таныган, җырлар һәм аларга аранжировкалар яза башлаган. Әти-әнисе музыка мәктәбенә бирергә уйлагач, Джон киреләнгән. Аны берничек тә мәҗбүр итә алмаганнар. Соңрак Джон ике компакт-дискка чыгарырлык музыка язган, продюсер табып, аның белән килешү төзегән һәм үзенең беренче гонорарын әти-әнисенә алып кайтып биргән.
Япониядәге әйдәп баручы автомобиль дизайны бюросының креатив бүлеген исә 11 яшьлек Якеши Танако җитәкләгән. 2004 елда ул автомобиль җитештерә торган фирма җитәкчесе янына кереп, үзенең сызымнары тупланган альбомны күрсәтә. Шуннан бирле автомобиль дөньясы Якеши күрсәтмәләре буенча үсеш ала. Россиядә дә индиго сыйфатларына ия балалар бар. Моннан берничә ел элек бөтен ил, чәч толымына тагып, паровоз өстерәүче Брюс Хлебниковның феноменаль сәләтен телевизор аша күреп аһ итте.
Дөрес, бу балалар башкалардан тиктормас, тынгысыз булулары белән дә аерыла. Аларны нәрсә белән дә булса мавыктыру бик авыр. Әмма мондый бала тәҗрибәле укытучы кулына эләксә, аның сәләте тиз арада ачылып китәргә мөмкин. Әлбәттә, индиго-баланы тәрбияләү җиңел түгел. Бу үзенчәлекле балаларның һәрберсе үзенә карата аерым бер игътибар таләп итә. Алар тирә-юньдәгеләрнең аңлавына, үзләрен кабул итүләренә мохтаҗ. Кайвакыт мондый балаларның әти-әниләре аларның кирелеге, тиктормаслыгы, авыр холкы белән көрәшә башлый. Нәтиҗәдә индиго-бала үз эченә бикләнергә, кешеләрдән читләшкән тормыш рәвешенә күчәргә мөмкин. Тирә-юньдәгеләр дә еш кына аларның сәер сәләтләрен кабул итмичә, читкә этәрә.
Акыллы булсалар да, мондый балаларга мәктәптә уку, мәктәп программасын үзләштерү авырлык белән бирелә. Чөнки алар белемне кирәк һәм кирәк түгелгә бүлә. Ә үзләре кирәк түгел дип санаган фәнне алар укудан баш тарта. Ятлау, имтихан бирү дә алар өчен җәза. Индиго-балалар тупаслыктан һәм көчләп буйсындырудан каушыйлар. Олыларның аларга шикләнеп каравы, битараф, кырыс булуларыннан мондый балаларның күңелләре кителә, алар авырый башлый, үз эчләренә бикләнә, төшенкелеккә бирелә, тәртип боза, “гиперактив”ка әверелә. Мөгаллимлеккә хирыс, интуиция, акыл һәм рухның нәрсә икәнен белгән-аңлаган кешеләр – индиголар өчен иң яхшы укытучылар. Бу төр балаларга ышаныч, ярату һәм хөрмәт белән караган мохиттә аларның сәләтләре бик тиз ачыла, зур уңышларга ирешәләр, һәркем белән дуслаша, хезмәттәшлек итәләр.
Шулай да, мондый сәер сәләтле балаларның тууы ни белән бәйле соң? Кайбер галимнәр исәпләвенчә, биредә чит планеталарның катнашы бар. Индиголарның ДНК анализы шуны күрсәткән: аларның хромосома чылбырында билгеле бер үзгәреш чагыла. Бу төр үзгәрешләр организмны йогышлы авыруларга бирешмәүчән итә. Икенче бер галимнәр фаразлавынча, мондый балалар туу – бүгенге тормышта кешегә даими тәэсир итүче электр магниты нурланышы китереп чыгарган мутация нәтиҗәсе. Көнкүреш техникасы, кесә телефоннары, компьютерлар — боларның һәммәсе кешелекне үзгәрергә, әйләнә-тирәнең яңа шартларына җайлашырга мәҗбүр итә.
Күп кенә психологлар, эзотериклар индиго-балалар кешелеккә яңа, дөрес үсеш юлыннан китәргә ярдәм итү, Җир шарына югалган гармонияне кире кайтару өчен туа, дип саный.
Индиго-балалар, яңа буын килү турындагы расламаны кабул итәргәме, юкмы, монысы – һәркемнең шәхси эше. Ничек кенә булмасын, сәер сәләтле балаларның булуы – факт. Бүген кайбер әти-әниләр балаларын кабул ителгән идеологик кысаларда тәрбияли, аның фикеренә колак салуны кирәк дип тапмый. Индиго феномены бу мәсьәләгә игътибарны арттыру өчен бер этәргеч булып тора. Чөнки һәр бала – шәхес. Ул игътибарга, аңлауга һәм, әлбәттә, яратуга мохтаҗ. Заманалар үзгәрә. Аның белән бергә кешеләр дә. Шуңа да бүген иске тәрбия алымнары яңалары – хәзерге заман балаларына туры килә торганнары белән алышына.