Татар мәгарифе порталы
Ниһаять “Бары бергә – балалар бакчасы һәм гаилә!” исемле фотоматериаллар күргәзмә–конкурсы да тәмамлады. Республикакүләм конкурс мәктәпкәчә мәгариф оешмалары арасында уздырылган иде. Фотоматериалларын республикабызның 32 муниципаль районыннан һәм ике шәһәреннән җибәргәннәр.
Тәкъдим ителгән эшләр арасында төрлесе бар: үзе аерым кыйммәткә ия фотографияләр дә, коллаж формасындагы материаллар да. Фоторәсемнәрдә балалар бакчасындагы көндәлек тормыш, балалар бакчалары белән гаилә катнашында оештырылган төрле чаралардан күренешләр урын алган. Жюри фикеренчә, эшләр билгеләнгән тематикага туры килә, авторлар эшләрне иҗади башкарган.
Инде җиңүчеләрнең үзләрен атыйк:
I урын:
Яр Чаллы шәһәренең 37нче мәктәпкәчә мәгариф оешмасы;
Арча муниципаль районының Үрнәк балалар бакчасы
II урын:
Казан шәһәре Мәскәү районының 236нчы мәктәпкәчә мәгариф оешмасы;
Мамадыш муниципаль районының 12нче мәктәпкәчә мәгариф оешмасы;
III урын:
Түбән Каманың 16нчы мәктәпкәчә мәгариф оешмасы;
Югары Ослан муниципаль районының “Салават күпере” исемле балалар бакчасы.
Менделевск муниципаль районының 2нче, Бөгелмәнең 18нче мәктәпкәчә мәгариф оешмалары, шулай ук Әлки районы Базарлы Матак авылының “Каенкай” һәм Теләче муниципаль районының “Сәйлән” балалар бакчасы да Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан дипломнар белән бүләкләнде.