Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кайбер Россия югары уку йортлары ректорлары Көньк Осетиянең зыян күргән регионнарыннан студентларны кабул итәргә әзер, дип белдерде Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
Әлбәттә, беренче ярдәмне Россиянең көньягында урнашкан югары уку йортлары тәкъдим итәчәк. Сүз, һичшиксез, Көньяк федераль университеты, Кубань дәүләт һәм Кубань аграр университетлары турында да бара.
“Кабарда–Балкар университеты белән килешүләр узды. Анда кызлар–егетләрне кабул итәргә әзерләр. Өстәвенә, Архангильскиның губернаторы әйтүенчә, студентларның теләге булса, аларга уку һәм яшәү өчен барлык шартлар да тудырылачак”, – диде Андрей Фурсенко.
Министр фикеренчә, ярдәм тагын ике юнәлеш буенча барырга тиеш. “Укучылар санын арттыра алсын өчен Көньяк Осетия мәгариф оешмаларына ярдәм итү – безнең бурыч”, –ди ул.
Якын арада министр шәхсән үзе яисә Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Көньяк Осетиядәге хәл белән танышырга барачак. Россия шулай ук укытучыларны әзерләүдә, дәреслекләр белән булышырга да әзер.
“Көньяк Осетиядә гуманитар катастрофа, иҗтимагый объектлар җимерелә – моны без телевизордан күзәтеп беләбез. Анда булганнар сугыш кысаларына сыеп бетми. Без максималь рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтергә тиеш”, – диде Андрей Фурсенко.
Укучыларга ярдәмне өйләреннән ерак алып китми генә күрсәтү кулайрак, дип саный министр. Шуңа күрә үз мәктәпләрендә урыннар бирәчәк Төньяк Осетия мәктәпләренә федераль үзәктән җитәрлек ярдәм оештыру сорала. Министр сүзләренә караганда, якшәмбе көнне Көньяк осетия балаларына ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләнеп, дүшәмбе көнне Россия хөкмәте президиумында каралачак.
Чыганак: mon.gov.ru