Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казанның “Мир” кинотеатрында “Татармультфильм” оешмасы һәм “Бала.РФ” сайты татар теле укытучылары, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре арасында узган конкурска нәтиҗәләр ясалды.
Конкурсны чын-чынлап гаилә бәйгесе дип атарга да мөмкин. Йомгаклау нәтиҗәләрен белергә дә зал тутырып әти-әни, нәниләр, укытучылар, тәрбиячеләр җыелды.
Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «Бала» дип аталган мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә балаларны тел, татар әкиятләре дөньясына алып керүдә ярдәмлек, шулай ук татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәткеч булып тора.
Быел конкурста Татарстанның барлык районнарыннан да 650дән артык катнашучы үзләренең эшләрен юллаган. Аларның эшләре 11 номинациядә: “Иң яхшы ачык дәрес”, “Иң оста әкият язучы”, “Минем яраткан персонажым”, “Алтын балачак”, “Туган телгә мәхәббәт” һ.б. буенча көч сынашты. Бәйгегә килгән эшләрне ТРның Белем бирүне үстерү институты белгечләре карап, 38 җиңүчене билгеләгән.
Оештыручылар республиканың коррекция мәктәпләренә йөрүчеләрне аерым да билгеләп үтте, чөнки алар быел конкурста бик актив катнашкан. Ә иң активлар исемлеге башында Мамадыш районы укучылары тора.
Әтнә районы Күәм авылы урта мәктәбенең балангыч сыйныф укытучысы Гөлназ Гатауллина конкурста инде икенче ел катнаша. “Узган ел укытучылар номинацияләрендә үзем катнашкан идем, быел менә 9 яшьлек кызым бәйгегә әкият язып җибәрде. “Бала” интерактив китапханәсен мәктәптә көн саен кулланабыз, бик әйбәт сайт.
Балаларның үсеше өчен сораулар, тестлар да бирелгән. Сайтны ясаучыларга бер генә теләк бар: мәктәп программасына кергән башка язучыларның әсәрләрен, әкиятләрен куйсалар, тагы да әйбәт булыр иде”, - дип сайт ясаучыларга үзенең теләкләрен юллады.
Җиңүчеләр “Татармультфильм” директоры Азат Ганиев кулыннан дипломнар, электрон китаплар, планшетлар һ.б. кыйммәтле бүләкләр алды. Сәхнәгә менгән һәр катнашучы бәйгене оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.
Чара ахырында исә барысы бергә өр-яңа “Зилант тау әкиятләре” мультфильмын карады.
“Бала. РФ” мультимедиалы интерактив китапханәсенә, татар мультфильмнары тупланмасына “Татар-информ” агентлыгы сайтының татар телендәге бите аша да керергә мөмкин.