Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Республикада иганәчеләрне җәлеп итүне күздә тоткан “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе булдырылгач, мондый чараны уздыру кирәкме икән, диючеләр дә булды. Янәсе, теләгән кеше болай да ярдәм итә ала, моның өчен аларга нинди дә булса тәкъдим белән чыгу кирәкми. Икенче ел үткәрелүче чараның файдасы ни дәрәҗәдә соң?
Укыган мәктәбеңә ярдәм итү – изге гамәл
– Акция танылган эшкуарлар, предприятие җитәкчеләрен үзләре белем алган мәктәпләргә булышуга җәлеп итүне күздә тота. Аның кысаларында мәктәпләргә 28,5 млн сум акча җыелган, – дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина Министрлар Кабинетында узган брифингта. Иганәчеләрнең мәктәпләргә булышу теләге бармы соң? Аларны бу эшкә җәлеп итү җиңелме? Узган ел бер директор, синең белән бергә утырып чәй эчәләр, әмма соңыннан булышмыйлар, дигән иде.
“Иганәчеләрне тарту җиңел түгел, берәү дә ярдәм итәргә атлыгып тормый. Күбрәк чит кешеләр булыша”, – ди Тукай районының Боерган мәктәбе директоры Рөстәм Мәннанов. Узган ел иганәче ярдәме белән 25 тәрәзәне алыштырганнар. Әле тагын кырыгын яңартырга кирәк икән. Парта-урындыклар искергән, аларны алыштырасылары бар. Ә менә ике ел элек мәктәп тугызъеллыкка калдырылып, аның беренче катына бакча, китапханә, фельдшерлык пункты, авыл советын урнаштырганда, мәктәпнең идәнен, ишекләрен алыштырганнар, бәдрәфләр булдырылган. Алдагы елларда авыл эшмәкәре Әлфир Мәннанов шактый эшләр башкарырга булышкан. “КамСтрой–М” оешмасы 2 миллион сумга мәктәпнең түбәсен ябып биргән. Укытучылар, җыелышып, 5 мең сумга печән чапкыч сатып алганнар. Бу мәсьәләдә Abbeymead Carpet Cleaning компаниясе дә ярдәмгә килә ала.
“Чисталык таләп ителә, башкача мөмкинлек юк”, – ди директор. Шушы мәктәптә белем алган, бүген район мәгариф идарәсе башлыгы булып эшләүче Рамил Исаевның ярдәменә дә өметләнеп торалар. Бу мәктәптә былтыргы уку елында Боерган, Таулар, Туйра, Колыш авылларыннан 40 укучы белем алган. Апас районы Морзалар мәктәбе директоры Рифат Бәдретдинов белдергәнчә, булышырга теләк белдерүчеләр әле күренми. “Авылның бер дини кешесе үз баласы укыган сыйныф бүлмәсенә 35 мең сумлык ремонт ясады. Бу – безнең өчен зур ярдәм. Әмма бу хакта башкаларга әйтергә кушмады”, – ди ул. 2012 елда мәктәпкә капиталь ремонт ясалган булган. Шуңа күрә әллә ни зур ярдәм таләп ителми, вак-төяк эшләрдә булышу да җитә.
Кама Тамагы районында узган атна ахырында мәктәпләрне ремонтлау өчен ике йөз мең сумнан артык акча тапшырылган. Берәүләр акчалата, икенчеләр төзелеш материаллары белән ярдәм итә. Затон урта мәктәбе иганәчеләрне җәлеп итү буенча беренче урында бара икән. Ә менә авыр хәлле гаиләләргә булышучы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе сигезенче ел уздырыла инде. Быел 39 меңнән артык укучы беренче сыйныфка укырга барса, шуларның 6 меңе ярдәмгә мохтаҗ. Билгеле булганча, аларга букчалата, төрле уку кирәк-яраклары белән булышалар. Букчаның уртача бәясе – 1,7 мең, уку-әсбапларыныкы 1,5-2 мең сум тора. Шушы еллар эчендә 123 меңнән артык беренче сыйныф укучысына 108,5 миллион сумлык матди ярдәм күрсәтелгән. Узган ел 22 мең бала ярдәм алган. Бу – 29 миллион сум дигән сүз. Беренче сыйныфка барасы 7 меңнән артык бала букча алу шатлыгын кичергән инде. 2-11 сыйныф укучыларының 1 мең 152се мондый бүләкләрне кабул иткән.
Украинадан кайтучы качак балалары ярдәмнән читтә калмый. Акциягә 25 августта йомгак ясалачак. Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова белдергәнчә, 1 сентябрь көнне беренче сыйныф укучыларына тарихи-мәдәни мирасы турында альбомнар, китаплар, мәдәни көндәлек өләшенәчәк. Мәдәният елында сабыйларга әнә шундый бүләк әзерләргә булганнар. Уку елы дәвамында алар көндәлектәге мәгълүматлар буенча республиканың мәдәни объектлары белән танышачак. Моннан тыш, алар мәдәният учакларында булганнан соң үзләренең тәэсирләрен шунда язарга тиеш. Ә уку елы ахырында көндәлекләр буенча бәйге үткәреләчәк. Җиңүчеләрне исә бүләкләр көтә. Бу проект беренче сыйныф укучыларына да, әти-әниләргә ошар дип көтелә.