Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең “Исемдә калганнар” автобиографик повесте язылуга 105 ел тулу уңаеннан “Исемдә калганнар”га - 105” дип исемләнгән айлык үткәрелә. Ул 29 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Үзенең балачак елларын Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” автобиографик повестенда ачык гәүдәләндерә. Әсәрне язу сәбәбен шагыйрь болай аңлата: “Бу “Исемдә калганнар”ны язуыма башлыча сәбәп берничә нәширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды”. Әсәрнең кереш өлеше 1909 елның 29 сентябрендә язылып тәмамлана. Ә 12 ноябрьдә “Исемдә калганнар” исеме белән ул “Үрнәк” матбагасында басылып та чыга. Тышлыкта Тукайның фоторәсеме бирелә. Китап 4000 данә тираж белән басыла. Нәкъ шушы басма шагыйрьнең әдәби музее экспозициясендә урын алган.
Айлык дәвамында музей үз тамашачыларын төрле чараларга чакыра. “Исемдә калганнар”ны укыйбыз” исеме астында әсәрне дүрт телдә – татар, рус, төрек һәм инглиз телләрендә уку оештырыла.
Г.Тукайның бу автобиографик әсәре балалар өчен язылмаса да, алар өчен кызыклы, һәм шуңа күрә дә мәктәп программасына кертелгән. Укучылар, шагыйрьнең күп кенә шигырь-әкиятләре белән беррәттән, “Исемдә калганнар” әсәрен дә өйрәнәләр. Шушы максаттан чыгып, музейда “Исемдә калганнар” дип аталган дәрес уздыру тәкъдим ителә. Дәрестә Г.Тукай гомеренең үзе язганча “шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән” еллары музей предметлары аша ныгытыла. Шулай ук укучылар күп кенә талантлы рәссамнарның шагыйрь балачагын чагылдырган сынлы сәнгать әсәрләре белән дә таныша.
Айлык 12 ноябрьдә “Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повестен өйрәнгәндә музей чараларын куллану” дип исемләнгән түгәрәк өстәл белән тәмамлана. Биредә укытучылар Г.Тукай иҗатын өйрәнгәндә нинди музей чараларын кулланулары, музей педагогикасы аркылы балаларның белемнәрен тирәнәйтүләре һәм музей экспозициясе ярдәмендә укучыларда әдәби зәвык һәм әхлакый кагыйдәләр тәрбияләүләре турында фикер алышачак.
Айлыкта актив катнашкан укучыларны һәм укытучыларны истәлекле бүләкләр көтә.
Г.Тукай әдәби музее: 293-17-50, ТР ның Милли музее редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге: 292-32-18