Татар мәгарифе порталы
26 Ноябрь, 2014 - 22:48
Ресурс авторы:
Адиятуллина Рузалия Зәйнетдин кызы / Казан шәһәре Мәскәү районының 120 нче урта мәктәбе
Яшь буынга тәрбия бирү мәсьәләсе теләсә кайсы чорда әһәмиятле һәм актуаль булып кала. Ул борынгы акыл ияләрен дә гел борчып торган һәм бүгенге көн галимнәрен дә уйланырга мәҗбүр итә. Әйтергә кирәк, хәзерге заманда укучыга белем һәм тәрбия бирү зур кыенлыклар аша алып барыла. Әхлаксызлык, бозыклык белән тулган шушы заманда укучыны тәрбияле, кешелекле, әхлаклы итү укытучыдан, җитәкчедән, тәрбиячедән зур тырышлык, максатчанлык сорый.
Бүгенге көндә тагын бер әһәмиятле мәсьәләгә игътибар итми һич ярамый. Бу – толерантлык мәсьәләсе. Замана укучысы, һәр кешенең нинди милләттән булуына карамастан, аны кабул итәргә, башкаларның традицияләрен, карашларын, хокукларын хөрмәт итәргә һәм аларга зыян, комачаулык китермичә яшәргә тиеш. Бу төшенчәләр – гомумкешелек кыйммәтләре дип аталалар. Бу кыйммәтләрне тәрбияләүдә бердәнбер юл – ул да булса рухи-әхлак тәрбиясе бирү. Бу бурычны тормышка ашыруда мәктәп музейлары, алар алып барган эшчәнлекнең роле зур.
Безнең мәктәбебездә этнографик музей эшләп килә. Музей эшчәнлегенең төп максаты – яшь буынны халкыбызның рухи һәм матди хәзинәләренә, буыннан-буынга күчеп килгән акыл тәҗрибәсенә таянып, динне, тарихны файдаланып, бай педагогик мирасны кулланып тәрбияләү. Шул ук вакытта үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, кайда яшәүләренә һәм нинди милләт кешеләре булуга карамастан, барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтү.
Ни өчен шундый максат куйдык соң? Беренчедән, гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә әхлакый гадәтләр тәрбияләүгә бөтенләе белән диярлек игътибар кимеде. Билгеле булганча, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак дәрәҗәсе, намуслылык саклый. Икенчедән, буыннар арасындагы бәйләнешнең торган саен югала баруы. Тамырсыз үсә торган агачны күз алдына китереп булмаган кебек, кешене дә аның үткәненнән, тарихыннан башка күз алдына китерүе кыен. Өченчедән, соңгы елларда милләтара конфликт, шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан бәхәс һәм низаглар, төрле террористик актлар торган саен күбрәк мәйдан ала бара һәм күпләрне борчуга сала. Бу турыда газета-журнал битләреннән дә, радио һәм телевидение аша да беләбез һәм ишетәбез. Димәк, нәрсәдер эшләргә, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Рухи һәм әхлакый тәрбия бирүдә халык педагогикасы | 53.5 KB |
Казан шәһәре Мәскәү районы 120нче урта мәктәбенең этнография музее | 832.5 KB |
Фикерләр
Фәридә
2 Декабрь, 2014 - 15:25
Permalink
Рухи һәм әхлакый тәрбия бирү
Бу юнәлеш буенча кызыклы материаллар тупланган. Музей эшчәнлеге белән үрелеп бара. Музейның бай тарихы бар икән. Бу эшне дәрестә дә, дәрестән тыш чара буларак та үрнәк итеп файдаланырга була