Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе - Россиядә Халыкара Әниләр бәйрәме көне. Бәйрәм бүген генә булуга карамастан, Әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары инде атна дәвамында төрле дәрәҗәдә оештырылып үткәрелеп килә. Татар иле социаль челтәрендә матбугат чаралары калдырган мәгълүматларга караганда, республикабызның һәрбер районында да әлеге бәйрәм бик матур итеп оештырылган һәм үткәрелгән. Кичә, 28 ноябрь көнне, Казан шәһәренең Сәйдәшев исемендәге мәдәният сараенда Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлегенең Совет районы администрациясе белән берлектә үткәрелгән бәйрәм чарасы да бик матур итеп үткәрелде. Зал тулы җыелган әниләрне бәйрәм белән котларга Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре депутатлары, Совет һәм Яңа савин районы администрациясе җитәкчелеге, танылган шәхесләр - Россиянең халык артисты Лима Кустабаева, Татарстан Республикасының халык артисты Мингол Галиев, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, татар матбугаты вәкилләре һ.б. килгән иде.
Әлеге бәйрәм чарасында әниләрне хөрмәтләү белән беррәттән икенче баланы тапкан аналарга (Совет районы) махсус таныклыклар да тапшырылды, бүләкләүләр концерт номерлары белән алышынып барды. Бәйрәм чарасының кайбер мизгелләре белән фоторепортажыбызда таныша аласыз.
Әниләр бәйрәме каян килеп чыккан?
Әниләр бәйрәме тарихы Борынгы Грециягә үк барып тоташа. Инде ул гасырларда ук ана культы белән бәйле бәйрәмнәр үткәрелгән (Encyclopædia Britannica. 1959. 15 нче том. 849 нчы бит).
Бөекбританиядә XVII-XIX гасырларда "Әниләр якшәмбесе" (англ. Mothering Sunday) бәйрәм ителүе билгеле. Америка Кушма Штатларында "Әниләр бәйрәме"н үткәрергә 1872 елда Джулия Уорд Хоув тәкъдим итә, әмма ул вакытта аның бу тәкъдиме яклау тапмый. Бары тик 1914 елда гына әлеге бәйрәм Америкада рәсми бәйрәм статусына ия була.
Россиядә исә Әниләр бәйрәмен билгеләп үтү бары тик 1998 елда гына, Россия Президенты Б.Н. Ельцин Указы нигезендә башлана (бәйрәмне үткәрү тәкъдиме белән әле 1988 елда ук Бакуда яшәүче укытучы Эльмира Гусейнова чыга). Бу бәйрәм һәр ел ноябрь аеның соңгы ял көнендә билгеләп үтелә.
Хөрмәтле әниләр!
Әлеге бәйрәм уңаеннан Сезне без дә чын күңелдән котлыйбыз! Сез кылган игелек, яхшылык, күзләрегездә балкыган яктылык тормышыбызны гомер буе шулай ямьле итсен! Сау-сәламәт булыгыз, сезгә бары тик иң яхшы теләкләр генә ирештерергә телибез!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Безнең котлауларга кушылып сез дә әниләрегезне котлагыз, һәрвакыт аларның хәлен белеп, ярдәм итеп торыгыз!