Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яңа уку елы башланырга 2 атнадан бераз гына күбрәк вакыт калып бара. Бу көннәрдә ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләү белән мәшгуль. Элекке елларда уку елы башлануын ата-аналар, укучылар, мөгаллимнәр ниндидер бер куанычлы мизгелләр буларак көтеп алса, мәгариф системасында реформалар башланганнан бирле, өлкәннәрдә киеренкелек, борчу арта. Бюджет өлкәсендәге оптимальләштерү мәгариф учреждениеләрен дә читләтеп узмады. Билгеле булганча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан республика мәктәпләре җан башына карап финанслауга күчерелде. Ягъни инде бу элеккеге смета буенча финанслаудан китүне аңлата. Хәзер мәктәпләргә бюджет акчалары балалар санына карап бүленә. Акча укучы белән килә, әгәр бала бер мәктәптән, икенчесенә күчә икән, аңа каралган акчалар аның белән китә дигән сүз. Шул сәбәпле белем учакларында сыйныфларны тутыру актуальлеге килеп басты. Шушы үзгәртеп коруларның нәтиҗәләрен Казан мәктәпләре үзендә татый башлады. Инде яңа уку елында 7 белем йорты ишекләрен ачмаячак, укучыларны кабул итмәячәк. Бу үзгәрешләр кайсы мәктәпләргә кагыла? Алдагы елларда тагын кайсы мәктәпләр ябылачак? Эшсез калган мөгаллимнәрнең мәшгульлеген тәэмин итү ничек барачак? Бушаган биналарны мәгариф системасы үз карамагында саклап калырмы? Әлеге сорауларга «Татар-информ» сайтында татар телендә онлайн режимында узган видеоконференциядә шушы сорауларга Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җавап бирде.
Илсур Гәрәевич, белгәнебезчә, үз территориясендәге мәктәпләрне оптимальләштерү турындагы карарны һәр муниципалитет үзе кабул итә. Казан мәктәпләрен ябу турындагы карар урыннардагы хәлне анализлап башкарылдымы? Аның төгәл планы булдырылганмы һәм моңа нинди сәбәпләр этәрде?
И.Һ.: Әлбәттә, Казан мәктәпләрендәге үзгәрешләр оптимальләштерү чаралары белән бәйләнгән. Шуңа күрә бездә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан май ахырында бу уңайдан карар кабул ителде. Без район хакимиятләре, мәктәп җитәкчеләре, кайбер мәктәпләрдә ата-аналар белән киңәшләшкәннән соң, шушы карарны кабул итәргә мәҗбүр булдык.
Белгәнегезчә, 2008 елның беренче гыйнвареннан Казан мәктәпләре, республика мәктәпләре кебек үк, җан башыннан финанслауга күчтеләр. Бу инде һәр мәктәпнең исәп-хисап счеты бар дигән сүз. Беренчедән, ул бюджеттан алына торган счет булса, яңадан һәр мәктәптә бюджеттан тыш исәп-хисап счеты ачылды (ул элек юк иде). Өченче счет класс җитәкчеләренә түләү өчен федераль казначылык тарафыннан ачылды. Бу үзгәрешләр, әлбәттә, мәгариф системасын читләтеп үтә алмыйлар. Бу, беренче чиратта, мәгариф системасының үсеше, анда кертелгән барлык яңалыклар шушы финанслау белән бәйләнгән. Без шуңа күрә моны һәр ата-анага, һәр җитәкчегә, педагогик коллективларга әйтергә тиешбез.
Беренче гыйнвардан финанс системасын үзгәрткәннән соң, мәгариф системасында үзгәрешләр башланды. Беренчедән, һәр мәктәп ике төрле чыганактан финансланырга тотынды. Казан мәгариф системасына 4 млрд. 200 млн. сумга якын акча бүлеп бирә. Бу шәһәр бюджетының 42 процентына якын дигән сүз. Уйлап карагыз, бу бик зур чыгымнар. Миллионлаган шәһәр бюджетының 42 проценты мәгариф системасының үсешенә, аны саклап калуга юнәлдерелгән. Шушы 42 процентның 2 млрд. 600 млн. сумнан артыгы Казан бюджетыннан каралган, 1 млрд. 500 млн. сумын республикадан алабыз. Бу субвенция һәм субсидияләр балаларыбызның урта белем алу өчен булган барлык хокукларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Бу чыгымнарга укытучыларга хезмәт хакы түләү, дәреслекләр һәм канцелярия товарлары сатып алу һәм башкалар керә. Әлеге чыгымнар уку-укыту, тәрбия эше белән бәйләнгән. Биналарны тоту, коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән бәйле чыгымнар Казан бюджетыннан каралган.
Менә шушыларны исәпкә алып, бүгенге көндә һәр мәктәп җитәкчесе үз мәктәбендәге сметаны белә. Бу смета норматив финанслауга нигезләнгән. Мәктәп директоры барлык финанслауның ничә проценты дәреслекләргә, ничә проценты җиһазлар сатып алуга, укытучыларга хезмәт хакына каралганын яхшы белә. Шуннан чыгып, һәр җитәкче бүгенге көндә менеджер булырга тиеш. Безнең максатыбыз - аларны яңа икътисади механизмнар кысаларында идарә итүгә өйрәтү. Бу эш белән Мәгарифне үстерү институты һәм Казанның мәгарифне үстерү үзәге шөгыльләнә.
Әлбәттә, хәзерге вакытта җиңел түгел, авырлыклар да чыгып тора. Быел Казанда 7 мәктәп үзгәртеп коруга дучар булачак. Бу мәктәпләр ябылып, анда эшләгән укытучылар - эшсез, андагы сыйныфлар юкка чыгып – укучылар урын-җирсез кала дигән сүз түгел.
Быелгы уку елында төгәл кайсы мәктәпләрнең үзгәртеп коруга дучар булачагын әйтеп китсәгез иде.
И.Һ.: Мәсәлән, шәһәрнең Авиатөзелеш районында 45 нче мәктәп белән 54 нче мәктәп кушыла. 45 нче мәктәп – татар-рус мәктәбе, 54 – рус-татар мәктәбе. Шушы ике мәктәпне бергә кушканнан соң, татар сыйныфлары 45 нче мәктәптә ничек укып килделәр – шулай сакланалар. Аларны бер генә рус сыйныфы белән дә кушмыйлар, башка программага да күчермибез. Болар - күршедә генә урнашкан мәктәпләр. 45 нче мәктәп бинасын без башка системага, коммерция оешмаларына бирмибез, ул мәгариф системасында сакланып кала. 45 нче мәктәп бинасында берләштерелгән ике мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары укыячак.
Вахитов районындагы 27 нче татар гимназиясе белән 30 нчы татар егетләр лицее да кушыла. Лицейда сиксәнгә якын укучы белем ала. Без аны ябабыз, ике татар мәктәбеннән берәү кала. Без ни өчен шушыңа барабыз соң? Бу бик катлаулы сорау. Аңа җавап бирүе дә җиңел түгел. Моны укытучылар да, ата-аналар да, хезмәт коллективлары да аңларга тиеш. Бүгенге көндә 80 балалы 30 нчы лицейда китапханә дә, химия, физика, биология кабинеты, ашханә, спорт һәм актлар заллары да юк. Нишләп әле безнең татар балалары менә шушы ике катлы иске бинада 10-12 укучы сыйган бүлмәләрдә һәм бернинди реактивлар, җиһазлар белән җиһазланмаган мәктәптә укырга тиешләр?
Мәктәп укытучыларын һәм аның җитәкчеләрен без эш белән тәэмин итәбез, монда бернинди дә авырлык булырга тиеш түгел. Татар сыйныфлары да саклана. Әгәр 27 нче гимназиянең татар егетләре белән 30 нчы лицейныкылар кушылып, 18 кешелек бер сыйныф туплый алабыз икән, без аны ачабыз.
Казанда шулай ук Вахитов районында 11 нче һәм 1 нче мәктәпләр кушыла, 11 нче мәктәпне инде капиталь ремонтка яптык. Идел буе районында 160 нчы мәктәп ябыла (ул балалар бакчасы бинасында урнашкан), аның укучыларын 48 татар-рус мәктәбенә күчерәбез, татар сыйныфларын да саклыйбыз. Ата-аналар 160 нчы мәктәп укучыларын 114 нче татар-рус мәктәбенә дә бирә ала. Мәскәү районында немец педагогик технологияләренә нигезләнеп эшли торган 164 нче мәктәп тә ябыла. Аның башлангыч сыйныф укучыларын, укытучылары белән бергә, Яңа Савин районындагы 85 нче мәктәпкә күчерәбез. Монда проблема юк. Ә урта һәм югары сыйныф укучыларына йә 20 нче мәктәпкә, йә 34 нче мәктәпкә күчү мөмкинлеге бирелгән. 164 нче мәктәпнең бинасына сукырлар өчен ачылган 172 нче мәктәпне күчерәбез. 162 нче мәктәпне ябып, коллективын 120 һәм 133 нче мәктәпләргә урнаштырабыз. Аның бинасына 13 нче кичке мәктәпне күчерәбез. Белгәнегезчә, бүгенге көндә кичке мәктәпләрнең актуальлеге кимеми. Быел Колсәет бистәсендәге 109 нчы мәктәп тә ябыла. Анда 42 бала укый иде, бинасының да ишелү
куркынычы бар. Әгәр сметалы финанслау булса, бу мәктәпне саклап калып булыр иде. Бүген һәр баланың акчаны үзе белән алып килүе һәм алып китүе билгеле. Шуңа күрә хәзер бик нык конкуренция бара. Элеккеге шикелле мәктәп директорларының “Баланы алмыйм”, - дигән сүзләрен гомумән ишетеп булмый. Чөнки бала күбрәк булган саен, мәктәпкә күбрәк акча килә. 109 нчы мәктәпнең укучыларын Киндерледәге 166 нчы мәктәпкә күчерәбез. Аларны автобус йөртәчәк.
Санап кителгән мәктәпләрнең укытучылары һәм җитәкчеләре эшсез калырга тиеш түгелләр, аларның биналарын саклап калу – безнең бүгенге максат.
Федераль нормативлар буенча бер сыйныфта 25 бала булырга тиеш. Бистәләрдә,үзегез әйтеп үткәнчә, балалар саны аз. Бистә мәктәпләрен алга таба нинди язмыш көтә?
И.Һ.: Бүгенге көндә Казан мәктәпләрендә бер сыйныфка 23,26 бала туры килә. Оптимальләштерү нәтиҗәсендә бу күрсәткечне без 1 сентябрьдән 23,8кә җиткерәбез. Хәзерге вакытта Казанда, татар мәктәпләрен һәм гимназияләрен бергә исәпләгәч, 42 татар мәктәбе килеп чыга. Бу уку йортларының 33 проценты яраклаштырылган биналарда урнашкан, аларда шартлар уку процессын алып барырлык түгел. Татар мәктәпләрендә бер сыйныфка 25 бала утыртырлык түгел, анда 15-18 укучы гына сыя. Шуңа күрә татар мәктәпләрендә 25 балага җиткереп булмый. Хәзерге вакытта татар мәктәпләрендә бер сыйныфка 18,5 укучы туры килә, яңа елдан ул 19,5 ярым булачак.
Бүген бистәләрдә 33 мәктәп исәпләнә. Аларда бер сыйныфта 20,3 укучы утыра. Яңа уку елыннан ул 20,8 булачак. Бистә мәктәпләрендә параллель саен - берәр генә класс. Без аларны кайда куйыйк, кая йөртик? Ул мәктәпләрне ябып, биналар бушап калса, ул җимерелә – аны караучы булмаячак, автобус бирсәң – аның чыгымы күпме? Шуңа күрә без бистә мәктәпләрен саклап калу өстендә эш алып барабыз.
Сөйләшү барышында татар гимназияләре турында сүз кузгалган иде. Аларны киләчәктә яшәтү өчен, берләштерү күз алдында тотылмыймы?
И.Һ.: Татар гимназияләрен яшәтү өчен берләштерә башласак, аларның беренчедән, саннары кими. Аннан соң берләштерү вакытында, кызганычка каршы, азмы-күпме балаларның китүе күзәтелә. Шуңа күрә без бу фикер яклы түгел. Әгәр уку бинасында шартлар бар икән, чыннан да укытучылар коллективы үзенең хезмәте белән нәтиҗәләргә ирешкән икән, балалар туплый алалар икән – нигә аларны берләштерергә? Аларны ябу бик җиңел, ә балалар туплау һәм балалар өчен көрәш мәктәп коллективларының беренче бурычы булып тора.
Илсур Гәрәевич, белгәнебезчә, 20 нче татар гимназиясе дә балалар бакчасы бинасында урнашкан. Татар гимназияләрен балалар бакчаларыннан гына чыгарып кына мәсьәләне хәл итеп булмыйдыр, бәлки алар өчен яңа биналар төзергәдер?
И.Һ.: Бүгенге көндә 20 нче татар гимназиясендә 415 бала укый. Алар быел ике класс җыйдылар. Гимназия бик матур эшли. Шуңа күрә бу гимназияне без күршедәге бинага күчерү турында сүз алып барабыз. “Сүз алып барабыз дип әйтү” бәлки ата-аналарга бик авыр тоела торгандыр. Бүгенге көндә максат - гимназияне шул бинага күчерү. Әле бит аны күчерү өчен карар кабул итәргә, ике якны да җайларга кирәк. Татар мәктәбе дип кенә, башка учреждениеләрнең хокуклары кысылырга тиеш түгел. Бу өстәмә белем бирү учреждениесе дүрт катлы, бик зур бина. Аңа ремонт, актлар залы кирәк. Монда ике учреждениене бергә урнаштырып, мәктәптәгеләр төшкә кадәр укыса, төштән соң Совет районындагы 3 меңгә якын бала, шушында килеп, төрле-төрле түгәрәкләрдә йөрергә урын таба ала. Ә балалар бакчасы бинасына шушы өстәмә белем бирү учреждениесенең берничә түгәрәге, секциясе күчеп, анда эшен матур гына дәвам итәргә мөмкин. Әгәр без максатыбызга ирешә алабыз икән, бу, чыннан да, татар мәктәбенең абруен күтәрү, балалар өчен шартлар тудыруның чын мәгънәсендә бер күрсәткече булып торыр иде.
tat.tatar-inform.ru