Татар мәгарифе порталы
Сез монда
26 август көнне Казан җир шарының төрле төбәкләренә сибелеп яшәгән милли җанлы, талантлы, актив татар яшьләренең фикерләшү мәйданына әйләнде. 30 августка кадәр башкалада Татар яшьләренең III бөтендөнья форумы уза. Татар яшьләре лидерларының беренче шундый зур җыены 2004 елның июнь аенда үткән иде. Форумның яшьләр арасында популярлык казануы, анда күтәрелергә тиешле мәсьәләләрнең күбәюен катнашучылар саны арту һәм географиясе киңәю дә исбатлый.
2006 елгы икенче җыенга 600 гә якын делегат килгән иде. Икенче форум катнашучылар саны арту белән генә түгел, татар егетләре һәм кызларының гражданлык позициясе ныгу, тарихыбызны, телебезне, гореф-гадәтләрне саклау буенча авыр бурычларны үз җилкәләренә алырга ныклы әзерлеге белән дә аерылып торды.
Татар яшьләре җыенының милләт язмышын билгеләүдәге роле нидән гыйбарәт? Быелгы форумга нинди бурычлар йөкләнгән? Ул башка еллардан кайсы ягы белән аерылып торачак? «Татар-информ» студиясендә узган видеоконференциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмис Сафин белән мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Руслан Айсин шушы сорауларга җавап бирде.
Сүзебезне алдагы ике форум турында сөйләшүдән башлыйк әле. Андагы сөйләшүләр конкрет гамәлләргә күчә алдымы һәм нинди нәтиҗәләргә китерде?
Р.С.: Әгәр мөмкин булса, мин сорауны Русланга бирер идем. Чөнки ул беренче һәм икенче форумнарын оештыруда башлап йөргән егетләрнең берсе.
Р.А.: Беренче форум, иң беренче чиратта, яшьләрне җәлеп итте һәм җыйды. Анда конкрет максатлар куелмады. Чөнки яшьләрне җыю беренче максат иде. Икенче форум исә бераз конкретлыгы белән аерылып торды. Аннан соң секция утырышларында билгеләгән максатларга ирешә алдык. Резолюцияләргә кергән күп кенә гамәлләр тормышка ашты, Аллага шөкер. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: делегатлар сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да үзгәрде. Татар телендә сөйләшүчеләр күбәйде. Ике форумнан соң Россиядә, чит илләрдә егермедән артык яңа милли яшьләр хәрәкәтләре оешты.
Р.С.: 2006 елда (мин әле ул вакытта Ульяновск өлкәсендә эшли идем) әлеге форумнан кайткач, татар яшьләре “Ак барс” дигән оешма оештырдылар, активлык күрсәтә башладылар.
Р.А.: Тагын шунысын әйтеп китәсе килә: әлеге форум төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән яшьләр өчен бәйрәм кебек, ул татар рухын күтәрә. Татар яшьләре форумнан яңа дәрт белән кайтып эшкә тотына.
Димәк, форумның иң зур нәтиҗәсе – татар яшьләр милли хәрәкәтләренең артуы дип әйтергә була?
Р.С.: Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә ул милли тормышны җанландырып җибәрде.
Чит илләрдәгеләр Казан белән генә түгел, бер-берсе белән элемтәдә ничек торалар?
Р.А.: Менә Саратовта “Сарытау” дигән милли татар яшьләр оешмасы бар. Алар һәр елны төбәкара яшьләр көннәрен уздыралар. Анда Саратов, Самара, Ульян, Пенза, Пермь өлкәсеннән һәм Татарстаннан җыелган яшьләр берничә көн дәвамында аралаша. Ул да бик нәтиҗәле булып чыкты. Чөнки яшьләрне бөтен төбәкләрдән җыеп булмый. Ә менә күрше төбәкләр белән эшләргә җиңелрәк.
Аннан соң татар яшьләре төрле фестивальләр, чаралар уздыралар. Шул ук “Мин татарча сөйләшәм” акциясе бөтен Россия буйлап узды. Аны Төркиядәге татар яшьләре дә үткәрде. Менә шундый уңай нәтиҗә бар.
Сез татар яшьләренә бердәмлек җитеп бетә дип саныйсызмы, әллә аларга бераз стихиялек хасмы?
Р.А.: Минемчә, камиллеккә омтылып торырга, гел эшләргә кирәк.
Р.С.: Менә мин нәрсәгә игътибар итәм: төбәкләрдәге яшьләр хәрәкәтләре, өлкәннәрнекенә караганда, бердәмрәк һәм татурак. Өлкәннәр никтер гел уртак тел таба алмыйлар. Яшьләрдән өлкәнрәк татар апаларына һәм абыйларына үрнәк алырга кирәк әле.
Хәзер инде быелгы форумга кайтсак, аның делегатлары составы нинди? Аның географиясе киңәйдеме? Беренче тапкыр Казанга килүче, моңарчы форумда катнашмаган төбәк вәкилләре бармы?
Р.С.: Әлбәттә, һәр форум берсеннән-берсе аерылып тора. Быелгы форумның географиясе генә түгел, аның бөтенләй программасы да үзгәрде. Быел форумга биш йөздән артык делегат сайланды. Без төбәкләргә хатлар җибәргән вакытта “делегатларны билгеләп түгел, сайлап җибәрегез” дип яздык. Алар, дөрестән дә, сайланалар. Мисал өчен Ульяновск өлкәсендә делегатлар сайлау вакыты җиткәнен һәрберсе көтеп тора. Үзләренең кандидатларын тәкъдим итәләр, форумга кем барасын белеп торалар. Форумга чын күңелдән эшли торган, янып торган яшьләребез сайлана.
Җыенның географиясенә килгәндә, быел ерак чит илләрдән беренче тапкыр Румыниядән, Израильдән, Нидерландтан делегатлар катнаша. Әлбәттә, сан ягы быел азайды. Аның сәбәбе бер генә – матди якның кысанрак булуы. Кеше аз булгач, бәлки сыйфаты яхшырак булыр? Сан артыннан кумыйбыз, сыйфатлы итеп эшләргә тырышабыз.
Быелгы форумның тагын бер үзенчәлеге – аның җәй ахырында август аенда Республика һәм шәһәр көненә туры китереп уздырылуы. Алдагы ике форум июнь аенда үткән иде. Бу шулай ук төбәкләрдәге яшьләрнең үтенечен искә алып эшләнде. Без төбәкләрдәге яшьләрне июнь аенда Казанга китереп, шушы форумда катнаштырып, аларны Сабантуйлардан аерабыз икән.
Быел шулай ук форумда спортка зур игътибар бирәбез. Җыенның бер көне 2013 елгы Универсиадага багышлана. Бу көнге чараларны без беренче мәртәбә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән бергәләп оештырабыз. Аларга бик зур рәхмәт. Бу эшкә зур теләк белдереп тотындылар.
Без сөйләшү вакытында делегатлар сайлау мәсьәләсен кузгатып үткән идек. Беренче форумга җыелучылар турында күбрәк кунакка килгән кебек тәэсир калган иде. Ул вакытта форумның мәгънәсен дә аңлап бетерү булмагандыр. Ә инде икенче форумга, бу хакта Руслан да әйтеп үтте, җитди, фикерле, проблемаларны уртага салып сөйләшә торган һәм хәл итү юлларын эзли торган әзерлекле яшьләр килгән иде. Бу делегатларны сайлауга җитди якын килү белән бәйлеме яисә татар яшьләрендә милли үзаңның үсүе хакында сөйләүче дәлилме?
Р.С.: Әлбәттә, аның икесе дә бар. Кемдер Казанга беренче тапкыр килә, яшьтәшләре белән аралаша, тәҗрибә уртаклаша. Алар бит Самара, Саратов өлкәсе ничек эшли? “Без шуны булдыра алмыйбызмы?” дип, бер-берсенә көнләшеп карыйлар. Үз төбәкләренә көнләшү хисе белән кайтып, андагы оештыручыларга, үзләрендә спорт, яшьләр министрлыгына йөгереп киләләр. Татар яшьләре форумның җитдилеген аңлады. Алар Казан күрергә генә килми. Икенче форумда, мәсәлән, кызу бәхәсләр булган, аны әле бүген дә искә алып сөйлиләр. Мин быелгы өченче форумнан да нәтиҗәле эш көтеп калам. Әлбәттә, шулай булыр да ул.
Программаның рәсми өлешенә килсәк, анда пленар утырыштан тыш, әлеге проблемалар турында фикер алышу каралган. Узган форумдагы кебек телне, милли үзаңны саклау, шәхес тәрбияләүдә дини кыйммәтләрнең әһәмияте, татар яшьләрендә милли үзаң формалаштыруда массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәгълүмати технологияләрнең роле, татар яшьләренең илнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуы, татар гаиләсен төзү һәм аны бүгенге тормышка көйләү мәсьәләләренә багышланган секцияләр эшләячәк. Бу юлы исемнәре сакланып калса да, фикер алышуларның формаларына үзгәрешләр кертелмиме? Узган форумда, мәсәлән, рәсми хисапларга зур урын бирелеп, тел мәсьәләләрен хәл итүгә вакыт азрак калды. Ә бит яшьләр, бигрәк тә читтәгеләр гамәли ярдәмгә мохтаҗ. Алар Казанга ярдәм өмет итеп килә.
Р.А.: Без быел, узган елгы форумнан аермалы буларак, рәсми хисаплардан китәргә булдык. Өченче конгресс вакытында яшьләр секциясендә без “түгәрәк өстәл”дә хәл итәсе мәсьәләләрне кузгаттык һәм механизмнарын карадык. Яшьләр үзләре, төркемнәргә бүленеп, нәрсә эшләргә кирәклеген тәкъдим итте. “Күп сүз – юк сүз”, - диләр. Яшьләргә күбрәк конкрет чаралар, технологияләр кирәк. Мәсәлән, татар телен үстерү, яшьләрне өндәү, җәлеп итү өчен нәрсә кирәк? Без конкрет мисалларда конкрет механизмнар күрсәтеп, хәтта әсбаплар биреп тә, бу юлны күрсәтәбез.
Яшьләр яңа технологияләрне тизрәк кабул итәләр. Мәсәлән, татар яшьләренең шәһәр субкультурасын формалаштыру туган телне саклап калуның конкрет механизмы булып тора. Шул субкультура аша гына яшьләрне без милли эшкә җәлеп итә алабыз.
Сез сөйләшү вакытында быел Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән хезмәттәшлек турында әйтеп үттегез. Белгәнебезчә, әлеге министрлык дистә елдан артык Татар яшьләре көннәрен оештырып килә. Инде менә ике елга бер тапкыр татар конгрессы бөтендөнья татар яшьләре форумын оештыра. Бәлки шушы ике җыенның нәтиҗәлелеген тагын да арттыру, яшьләрне күбрәк җәлеп итү өчен, аларны берләштереп уздыру мәслихәттер? Бюджет чыгымнарын да азайтырга мөмкин булыр иде.
Р. С.: Минем җавапны сорауның икенче өлешеннән башлап китәсем килә. Мин яшьләрне тәрбияләү мәсьәләсендә акчаны кызганмаска кирәк дип саныйм.
Сорауның беренче өлеше белән килешеп, форумны ел саен уздырырга кирәк. Без юкка гына министрлык белән эшчәнлеккә тотынмадык бит инде, бәлки акрынлап шуңа барып җитәрбез дә. Бу, бер яктан, матди чыгымнарны киметсә, икенчедән, күбрәк яшьләр аралашу, чараларда катнашу мөмкинлеген ала. Форумда катнашучылар теплоход белән чыгып китеп, янәшәдәге Ульяновск шәһәренә килеп төшәләр, анда секцияләр, “түгәрәк өстәл” утырышларын оештырырга була. Форумда катнашкан 500 делегат янына Ульяновск өлкәсендәге милләттәшләребез дә килеп, үз фикер- тәкъдимнәрен дә җиткерә алыр иде. Икенче көнне Самара шәһәренә барып, Сабантуй уздырырга да мөмкин. Шушы чараларга 1500-2000 кеше катнаштырырга була.
Без бер атна дәвамында уза торган форумда 500 делегатны гына шушы казанда кайнатмас идек, дистәләрчә, меңнәрчә үзебезнең татар яшьләрен бу форумга якынайта алыр идек. Бөтен кеше дә форумга делегат булып килә алмый, бу очракта алар җыен эшендә катнаша һәм ерак Америкадагы, Румыниядә яшәүче милләттәшләре белән аралаша алыр иде. Мәсәлән, Саратов өлкәсенең ерак бер авылында яшәүче татар баласы Америка яисә Израильдә яшәүче милләттәше белән кайчан аралаша алыр иде? Бу аралашып күрешү аның өчен гомергә истә калырлык бер вакыйга булыр, урыннардагы татар яшьләре проблемалары да күтәрелер иде.
Менә 2006 елда узган форумнан егетләр кайттылар да, өлкә хакимиятенә Ульяновск өлкәсе мөселманнары съездын үткәрү идеясе белән чыкты. Һәм бу елның уртасында без бөтен өлкәдән 300 делегат катнашында мөселман-татар яшьләре корылтаен уздырдык.
Идел буе шәһәрләрендә генә булса да татарлыгыбызны күрсәтеп кайтсак, форум шундый чараларга бер этәргеч булыр иде. Миңа калса, Идел буендагы өлкә башлыклары Татарстанны хөрмәт итәләр һәм аның белән хезмәттәшлеккә һәрвакыт омтылып торалар. Һәм безгә ярдәм итәрләр иде дип уйлыйм мин.
tat.tatar-inform.ru