Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әдилә: Эзтабар язучы Рафаэль Мостафин Муса Җәлил шигырьләреннән шушысын аеруча якын күрә.
Әкияттәге серле йомгак булып,
Җырым калды сүтелеп юлымда,
Сез табарсыз килеп шушы эздән
Мине соңгы йөрәк җырымда,
- дип төгәлләнә ул.
Әйе, Рафаэль Мостафинны, ягъни Мусаның якташын серле йомгак эзеннән китәргә аның шагыйрьгә күңелендә балачактан ук туган зур хөрмәт, шәхесе белән кызыксыну теләге этәрә. Язмыш аны Гази Кашшаф белән кавыштыра. Ул Муса Җәлилнең иң якын дусты. Җәлил аңа барлык иҗатын, әдәби мирасын тәртипкә китерүне һәм үз аңлатмалары белән үзе тиешле санаганча, матбугатта чыгаруны васыять итеп калдырган. Г.Кашшафның аяклары гарип булу сәбәпле, ул үзе башлаган эшне Р.Мостафинга тапшыра. Шулай итеп Муса Җәлилнең аклану хәбәре яулана. 1953 нче елның 25 нче апрелен шагыйрьнең яңадан туган көне дип санарга була. Шул ук 1953 нче елда Муса Җәлилнең “Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр” дигән беренче китабы искитмәле тетрәнү уята. Икенчесе – Андре Темерманс китергән китабы зур табыш була. Мусаның икенче дәфтәре Казанга кайтканнан соң, аны матбугатта бастыру мәсьәләсе карала. Җәлил шигырьләре чын мәгънәсендә тирән патриотизм белән сугарылуы һәм сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан бик югары дәрәҗәдә торулары беркемдә дә шик тудырмый. Ләкин шагыйрь язмышын тәгаен ачыклау мәсьәләсе куела.
Рәмзия. Ә Р.Мостафинның Муса Җәлил эзләреннән – серле йомгак артыннан китүенең төп сәбәбе – бәхәссез дөрес булган фактлар табу, Муса Җәлилнең сатлыкҗан булмавын исбатлау, югалган дәфтәрләрне табу булып тора. Ул Волхов фронтын иңләп-буйлап йөри. Җәлил эзләреннән Волхов-Ленинград-Литва-Демблин-Едлино-Вустрау лагерьларына барып җитә. Аннары Моабит, Шпандау, Плетцензее төрмәләренә була.
Мәгълүмат буларак шуны әйтик, “Моабит дәфтәрләре”нә 93 шигырь, 2 парча кергән. Соңгы шигырь – “Яңа ел теләкләре” 1944 елның гыйнвары белән тәмамланган. Һәлак булырына әле 8 ай бар. Серле йомгак бик буталчык юллар үткәнен шушы берсе сүткән, берсе чорнаган кешеләр мисалында күреп, чыннан да горурланасын да, аларның фидакарь хезмәтләре алдында баш та иясен. (кул чабулар)
Әдилә. Бүген студиябездә сездән алган хатлар. Аларга җавапны шушы “серле йомгак”тан файдаланып бирергә тырышырбыз. Бер укучыбыз кызыксынган. "Җәлилнең тагын табылган шигырьләре юкмы?"
Җавап бирү өчен сүзне Инсаф Саттаровка бирик.
- Бу сорауга җавапны Р.Мостафинның “Бер матур җыр булып яңгырасын” мәкаләсен өйрәнеп әзерләдем. Чыннан да бу бик әһәмиятле. (Слайдта Зиннәт Хәсәнов) Ул шигырь “Беренче күрешү” дип атала. Анда дусты Зиннәт Хәсәновка булган тирән ихтирамы күрсәтелә. Гомумән, шигырь тоткынлыкта ныгыган, үлем куркынычына да бирелмәгән дуслыкка дан җырлый.
Әдилә. Рәхмәт җавабың өчен, Инсаф. Әйдәгез шигырьнең үзен тыңлап үтик. (язма тыңлана)
Рәмзия. Кулымдагы хатта мондый сорау “Җәлилнең фашистлар оясыннан шәһәр урамнарында ирекле кеше булып йөри алу тарихы турында ниләр билгеле?”
Җавап бирү өчен сүзне Рүзәл Кашаповка бирик.
Р. Мостафин тикшерүләре буенча, Җәлилнең ирекле йөреп алу тарихы болайрак. Берлинда Казыйм Миршан дигән бер бай татар яши. Ул үзе Кытайда туган, әмма чыгышы Казан татарларыннан. Төркия аша Берлинга килеп урнашкан. Шунда укып йөргән чагы була аның. Студентның кулына “Идел-Урал” газетасы килеп керә. Үз халкының тарихы белән кызыксынган кеше буларак, ул легионерлар чыгара башлаган “Идел-Урал” газетасының редакциясенә килә. Татар халкының гореф-гадәтләре турындагы сорауларын биреп карый. Ләкин мәгълүматлы кешегә юлыкмый. Ләкин аңа шунда Германиядәге әсирләр лагеренда атаклы шагыйрь Муса Җәлил булуын һәм озакламый аның Берлинга күчереләчәген әйтәләр. Гумеров фамилиясен шагыйрь Муса Җәлил йөрткәнен немецлар бик тиз аңлап алган була инде. Казыйм Миршан Җәлил янына барып йөри. Җәлил ирекле яшәү статусы алгач – 1943 елның май аеннан август аена кадәр ара бу – Шәфи Алмасның алты катлы 248 бүлмәле йортында бер бүлмәдә яшәп тора. Әмма Миршан ул вакытта Җәлилнең яшерен эше турында берни дә белмәгән, андый уй хәтта башына да килмәгән. Җәлил, әлбәттә, качып та китә алган булыр иде. Яки легионерларның беренче батальоны белән чикне дә чыга алган булыр иде. Ләкин ул Герман җирендә калган әсирләр янында кирәгрәк булуын аңлый.
Шагыйрьне һәм аның иптәшләрен кулга алгач кына, Миршан аларның Гитлерга һәм гомумән фашизмга каршы яшерен эш алып баруларын ишетә. Ул чакта бу турыда редакциядә сүз күп була. Җәлилчеләр бастырган өндәмәле листовкалар, аларның яшерен оешмалары, Совет ягына качырып чыгарган меңләгән әсирләр турында сөйлиләр. Миршанның Җәлилгә ярдәм итәсе килә, ләкин шул ук вакытта гестапочылар белән дә очрашасы килми. Төрмәгә барып хәлен белергә дә батырчылыгы бер елдан артык вакыт үткәч кенә җитә. 1944 нче елның август ахыры – сентябрь башлары була бу. Ул Шпандау төрмәсенә килә. Ләкин ... соң була инде. 1944 нче елның 25 нче августында аларны Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә фашистлар гильотинада җәзалап үтерәләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Серле йомгак” эзеннән тапшыруында "Муса Җәлил халык күңелендә яши" темасына ток-шоу | 13.36 MB |
Фикерләр
Гөлназ Галимзянова
6 Март, 2015 - 18:59
Permalink
Урта Пошалым мәктәбендә узган
Урта Пошалым мәктәбендә узган бу чарада, мин дә авыл китапханәчесе буларак чыгыш ясадым. Муса Җәлилнең иҗатын шушы рәвештә, авыл тарихына, балаларның үзләренә якын булган һәм хөрмәт иткән кешеләргә бәйләп җиткезүне бик үтемле дип саныйм.Мин анда балаларның чын күңелдән, кызыксынып сораулар бирүләрен, чыгыш ясауларын күреп бик куанып утырдым. Муса Җәлил иҗатын яратучылар, аның белән горурланучылар, бу сценарий белән танышыгыз, аны үзегезнең эшегездә кулланыгыз. Әдәбият елында мондый чараларны ешрак үткәрик. "Белем.ру" сайтына шундый файдалы ресурслардан файдалану мөмкинлеге тудырган өчен бик зур рәхмәт! Ошаса тавыш бирегез, әле тагын 1 атна вакыт бар!
Әһлиева
11 Март, 2015 - 13:45
Permalink
Муса Җәлил иҗаты
Бик эчтәлекле, мәгълүматка бай сценарий. Балаларда кызыксыну уятырлык менә дигән материал тәкъдим ителгән. "Белем.ру" сайты алга таба да шундый программалар һәм материаллар белән баеп торсын иде дигән теләктә калам.