Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Чаллыда мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Быелгы фәнни һәм эшлекле әңгәмәнең темасы – “ Мәгариф хезмәтләренең сыйфатын һәм аларга ихтыяҗны бәяләүнең икътисади механизмнарын, критерийларын камилләштерү аша белем бирүнең заманча сыйфатын тәшкил итү”.
Конференциянең пленар утырышын башкарма комитет җитәкчесе Васыйл Шәйхразыев уздырды. Утырыш эшендә шәһәр мэры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Мәскәү шәһәренең мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү академиясе профессоры Константин Ушаков катнашты. Төп доклад белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов чыгыш ясады.
2007/2008 уку елында Чаллының мәгариф системасы эшчәнлеге “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга, финанслауның яңа механизмнарын, идарәнең яңа төре – автономияне кертүгә. Шәһәр мәгариф челтәре белән идарә итү структурасын үзгәртүгә һәм мәгариф челтәрен оптимальләштерүгә юнәлтелгән.
Быел мәгариф системасы реструктуризациянең бишенче этабын уздыра, аның соңгы этаплары демографик вәзгыять белән турыдан-туры бәйләнгән. Шуңа бәйле рәвештә, реструктуризация елларында 29 мәгариф учреждениесе үзгәрешләргә дучар булган. Киләсе этап – алтынчысы шулай ук балалар бакчалары санын арттыруга юнәлдереләчәк.
Рамил Хәлимов билгеләп үткәнчә, балалар бакчаларында талантлы балалар өчен төркемнәр ачылган, аларда инглиз теле укытыла. Мәктәпкәчә яшьтәге сәләтле балаларның гомумшәһәр мәгълүмат банкы төзелгән.
Белем бирү сыйфатының аерым күрсәткече булып фән олимпиадаларында катнашу тора. Республика олимпиадаларында 326 укучы катнашкан, Чаллының иң яхшы 50 укучысы үз көчләрен Бөтенроссия олимпиадаларында да сынаган һәм аларның 14 нче призер булган.
Утырыш ахырында шәһәр мэры каланың иң яхшы педагогларын – “Ел укытучысы-2008” конкурсында җиңүчеләр һәм лауреатларны бүләкләде.
tat.tatar-inform.ru