Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада узуы турында хәбәр иткән идек. Белем бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Бүген аларны Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет татар академия театрының концерт залында тәбрикләү тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Олимпиаданың йомгаклау турында Россиянең 22 субъектыннан һәм 10 чит илдән 500дән артык мәктәп укучылары катнашты.
Оештыручылар Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятын саклауга һәм аларны үстерүгә олипиаданың ярдәм итүенә ышаналар.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов олимпиадада катнашучыларга татар телен саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
– Бу аеруча игътибарга лаек, бигрәк тә хәзерге масштаблы глобальләшү заманында. Әлбәттә, безнең республикада татар телен өйрәнү һәм популярлаштыру буенча берничә программа гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, “Ана теле” программасы һәм башкалар, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан лидеры ассызыклаганча туган телне саклауда гаилә бик мөһим роль уйный. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов чит ил вәкилләренә әлеге олимпиадада катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча мәртәбәле жюри нәтиҗәләр чыгарды. Гран-прига Канаданың (Монреаль) Джон Аббот көллиятендә укучы студент кыз Камилә Хәмәдиярова һәм Актаныш талантлы балалар гуманитар гимназия-интернатында белем алучы Айдар Шәйхин лаек булды.
Рус теле төркемендә русча укучылар арасында беренче урынны Милена Лукина (Саба районы, Иштуган мәктәбе), Алина Копылова (Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе), Юлия Иванова (Кукмара киң профильле лицей) һәм Анна Васильева (Казан, 4 нче гимназия-интернат) яулады.
Татар телендә белем алучылар арасында беренче урынга Гөлгенә Мәүләвиева (Тукай районы Иске Абдул мәктәбе), Алёна Евдокимова (Мамадыш, Шәдче), Таһир Зиннәтуллин (Биектау, Айбаш) һәм Диләрә Бәдертдинова (Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче гимназия)
Татар теле төркемендә рус телендә укучылар арасында Диләрә Галиева (Казан, 83 нче лицей), Диләрә Җамалетдинова (Казан, 4 нче гимназия), Әлфинә Йосыпова (Мамадыш, 2 нче лицей), Алинә Фаттахова (Бөгелмә, Карабаш 2 нче мәктәп) җиңүче булды.
Россиянең башка төбәк катнашучылары арасында беренче урын алучылар – Ләйсән Алапова (Чувашия), Айрат Муратов (Пермь), Линара Кәримова (Оренбург) һәм Айсылу Юмагулова (Башкортстан).
Чит илдән катнашучылар арасында җиңүгә ирешүчеләр – Вәсилә Хәсәнҗанова (Казахстан-Америка ирекле университеты), Ләйлә Рәмиева (Төркия лицее студенты), Алсу Дәүләтшина (Азәрбайҗан университеты), Мидзуки Накамура (Япония) һәм Әмир Вафин (Финляндия).
Татарстан һәм Россия өлкә студентлары арасында җиңүчеләр – Ринат Рәүпов (Санкт-Петербург) һәм Фаил Хөсәенов (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты).
Югары уку йортларының татар филологиясе факультетында укучылар арасында – Гүзәл Фарсыева, Айгөл Галәветдинова һәм Алинә Хәйруллина (барысы да КФУ).