Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген IT-паркта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган "Юный программист" ("Яшь программист") бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге бәйге инде 19 нчы мәртәбә үткәрелә, бәйгедә мәктәп һөнәри белем учреждениеләре укучылары катнаша алалар.
Бәйге быел 5 номинациядә үткәрелде:
- программа продуктлары;
- web-сайтлар;
- мобиль кушымталар;
- компьютерда дизайн;
- робототехника.
Шунысы куанычлы, бәйгедә катнашучылар саны да, проектларның сыйфаты да елдан-ел арта бара. "Байтик" лагеренда үткәрелгән бәйгенең финал өлешендә генә дә быел 140 тан артык укучы катнашты.
Соңгы елларда шулай ук катнашучыларның яше дә яшәрә бара. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү сәбәпле югары сыйныф укучыларының бәйгедә катнашу мөмкинлеге елдан-ел кими бара. Быелгы бәйгедә көч сынашучылар арасында мәктәп тәмамлаучы укучылар белән беррәттән 1 нче сыйныф укучылары да бар иде.
Эшләргә килгәндә, алар быел бик төрле булдылар. Кайбер укучылар жюри игътибарына үзләре ясаган мультфильмны тәкъдим иттеләр, кайбер укучылар үзләренең сайт платформасын (CMS) булдырганнар, кемнәрдер 3D модельләр төзеп профессионаллар дәрәҗәсендә эш алып бара.
Шунысы игътибарга лаеклы - быел иң яхшы роботларны кызлар төзегән иде. Өстәл өстендә йөгереп йөргән SaZO исемле әлеге робот кечкенә балалар өчен гади дус-уенчык кына түгел, ул арифметика нигезләренә дә өйрәтә, балаларның көн режимын да күзәтә ала.
Ә инде татарча интернет-проектларга килгәндә, быелгы бәйгедә 2 татарча интернет-проект финалга үтте. Үзенең шәхси сайтын ясаган 6 сыйныф укучысына (Актаныш районы) һәм "Русча-татарча медиа сөйләүлек" авторларына (Казан шәһәре) Татнетны үстерү фондының махсус бүләкләре дә тапшырылды. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге татарча проектларның авторлары да - кызлар.
Бәйгедә катнашкан укучылар киләчәктә тормышта үз урыннарын табарлар, үз проектларын киләчәктә тагын да яхшыртырлар, дигән өметтә калабыз.