Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Апрель ае да, май ае да быел вакыйгаларга шактый бай. Һәм әлеге даталарга бәйләп күп кенә чараларны оештыруда өлеш кертүебезгә без чиксез шатбыз!
Шуларның берсе - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган "Юный программист" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узган атнада үтте. Әлеге бәйгедә татарча интернет-проект ясап катнашкан укучыларны Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы әгъзасы Фәрит Мифтаховның финанс ярдәме белән IT-паркта тантаналы төстә бүләкли алдык.
Икенче бәйге - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" видеочыгышлар бәйгесе. Конкурсның жюри әгъзалары бу атнада 41 эш арасыннан 17 эшне финалга сайлап алды, хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һ.б. оешмалар белән берлектә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын оештыру эшләре алып барыла. Бу турыда әле яңадан яңалыкларда язып чыгарбыз.
Өченче бәйге - быел беренче мәртәбә старт алган "Яшь татнетчылар" бәйгесе. Ул Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе инициативасы һәм Татнетны үстерү фонды ярдәме белән оештырыла. Бу көннәрдә әлеге бәйгенең дә финалистлары билгеле булды, якын арада әлеге бәйгенең яшь финалистлары да кулларына чакыру хатларын алырлар, дип ышанабыз.
Дүртенче бәйге (бәлки иң беренчеседер ?!) - "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе. Бүгенге көндә әлеге бәйгегә гаризаларны кабул итүне дә дәвам итәбез. Әлегә бәйгедә катнашырга 9 интернет-проект кына кабул ителде, иң күп гаризалар сентябрь ае башында килер дип көтелә.
Шуңа карамастан, бераз кичектереп булса да, без ай саен үткәрелеп килә торган "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясен дә дәвам итәбез. Апрель аенда порталыбызга барлыгы 12 ресурс кабул ителеп урнаштырылды, алар белән сез порталыбызның "Ресурслар" бүлегендә таныша аласыз.
Ә инде айның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирү http://belem.ru/best_04_15 адресы буенча ачык. Апрель аеның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирү 19 майга кадәр ике атна дәвамында барачак, җиңүче 20 май көнне билгеле булыр, дип ышанып калабыз.
Барлык ресурс авторларына хезмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез, аларга эшләрендә уңышлар теләп калабыз!