Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Без Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" ("Этих дней не смолкнет слава") дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесе үткәрүе турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге бәйгене үткәрү тәкъдиме белән Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы утырышында (13.02.2015) Фондның попечительләр советы әгъзасы Мифтахов Фәрид Фәиз улы чыккан иде.
Бу тәкъдим бертавыштан хупланды, бәйгенең нигезләмәсе әзерләнде һәм март-апрель айларында бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан гаризалар кабул итү оештырылды. Электрон почта адресына һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы адресына барлыгы 41 видеоресурс килде.
Һәм менә бу көннәрдә әлеге хезмәтләр белән жюри әгъзалары танышып чыкты һәм бәя бирде:
- - Гатауллин Раил Мәүлет улы (Татнетны үстерү фонды)
- - Галләметдинова Рәмзия Дәүләт кызы (Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы),
- - Татарстанның атказанган артистлары Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы һәм Габдрахманов (Абрахманов) Илдус Илгизәр улы (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры).
Жюри әгъзалары тарафыннан финалга 19 проект тәкъдим ителде. Әлеге проект исемнәрен кулланучыларыбызга ирештерәбез.
- Актаныш районы (МБОУ «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа») - Видеофильм. "Сугыш иртәсе";
- Актаныш районы (МБОУ «Аккузовская основная общеобразовательная школа») - Видеофильм. "Хәтер йомгакларын сүткәндә";
- Әлмәт районы (МБОУ "Нижнемактаминская средняя общеобразовательная школа №1") - "Без - Җәлил оныклары";
- Әлмәт районы (МБОУ "Нижнемактаминская средняя общеобразовательная школа №1") - Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тапшыру “Рәхмәт Сезгә, Җиңүчеләр!”;
- Апас районы (МБОУ "Кабы Коприйская ООШ") - Видеорассказ. "Этих дней не смолкнет слава";
- Арча районы (МБОУ «Старочурилинская средняя общеобразовательная школа») - "Исемең калды моңлы бер җыр булып, Үзеңнән соң килгән буынга";
- Арча районы (МБОУ "Арская средняя общеобразовательная школа №7") - «Сугыш шулай башланды…»;
- Балтач районы (МБОУ "Кугунурская СОШ") - "Батыр биргән төбәк";
- Балтач районы (МБОУ "Кугунурская СОШ") - Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигыренә нигезләнгән әдәби-музыкаль композиция;
- Балтач районы (МБОУ "Кугунурская СОШ") - "Сугыш чоры балалары" темасына эзтабарлар сборы;
- Казан шәһәре (МАОУ «Средняя общеобразовательная школа №141 с углубленным изучением отдельных предметов») - Спектакль. «Их, Уфа кызлары»;
- Яшел Үзән районы (ГБОУ для детей и сирот, оставшихся без попечения родителей "Нурлатский детский дом") - Видеосюжет. "Напутсвие ветеранов детям";
- Яшел Үзән районы (ГБОУ для детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей «Нурлатский детский дом») - Театр теней "Вернисаж". "Дети войны";
- Кукмара районы (МБОУ «СОШ д.Верхний Арбаш») - "Онытырга мөмкин түгел";
- Кукмара районы (МБОУ «СОШ д.Верхний Арбаш») - Шигырь. «Бабамның медальләре”;
- Лениногорск районы (МБОУ «Урмышлинская ООШ») - "Бабаларым эзеннән…";
- Норлат районы (ГБС(К)ОУ для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Нурлатская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VIII вида») - Танец. "Озатып вокзаллар каршында";
- Чувашия Республикасы, Батыр районы (МБОУ "Шыгырданская СОШ №1") - Театрализованное представление. "Не забыть нам этих дней";
- Чувашия Республикасы, Батыр районы (МБОУ "Шыгырданская СОШ №1") - Инсценированная песня. "А закаты алые".
Финалистларны бүләкләү тантанасы 18 май көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында узачак. Тантана башлану вакыты - 11.00 сәг.
Без әлеге хезмәтләрнең авторларын чын күңелдән котлыйбыз һәм алардан 13 майга кадәр түбәндәге мәгълүматны көтеп калабыз (мәгълүматны bulgar-r@mail.ru адресына юлларга кирәк):
- Тантанага барлыгы ничә кеше килә (ничә укучы, ничә укытучы, ничә ветеран).
- Килә алган очракта ветеранның тулы ФИОсы, аңа ничә яшь булуы (мөһим дип саналган башка).
- Кирәк булган очракта тантанада (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә) чыгыш ясый алу мөмкинлеге бармы? Нинди шартлар тәэмин итү кирәк?
Барлык кулланучыларыбызны Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу көне белән тәбрик итәбез! Әлеге Җиңү көнен алып килгән әби-бабайларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Фикерләр
Нурлаттан Гөлси...
21 Май, 2015 - 23:27
Permalink
Бу кичә безнең күңелләрдә иң истәлекле көн булып уелып калыр.
Безгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә чыгыш ясау бәхете насыйп булды. Без Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесендә катнашып карарга булдык һәм җиңүгә ирештек. Әлеге чараны оештыручылар бүләкләү тантанасын искиткеч матур һәм тәрбияви итеп оештырганнар иде, Ветераннарыбызның истәлекеләре, артистларыбызның матур җырлары, дәртле биюләре күңелләрне күтәрде. Шундый мәртәбәле залда, артистлар алдында чыгыш ясау, аларның мактау сүзләрен ишетү, артистларның грим бүлмәләрендә булу балаларда санап бетергесез тәэсирләр калдырды. Ветеран әбиләребезне зурлап бүләкләүләре, аларны искиткеч тәмле ризыклар белән сыйлаулары Ветераннарыбызныңда күңелләрендә мәңге онытылмаслык эз булып калды. Без узебезнең коллектив исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасына, Татнетны үстерү фондына, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына, Хөрмәтле Раил Мәүлет улы Гатауллинга, Фәрид Фәиз улы Мифтаховка , аеручада зур рәхмәтебезне Рәмзия Дәүләт кызы Галләметдиновага - шундый изге эшегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрегездә зурдан-зур уңышлар телибез. Сезне ходай исәнлек - саулыктан аермасын, киләчәктәдә шундый матур кичәләр оештырырга насыйп булсын, безгәдэ тагында шундый тәрбияви, онытылмаслык чараларда катнашырга язсын. РӘХМӘТ СЕЗГӘ!!!
Вәлиева Ләйсән
19 Май, 2015 - 21:32
Permalink
Бик тә тәрбияви чара булды
18 май көне безнең күңелләрдә иң матур, иң истәлекле көн булып уелып калыр. Ник дисезме? Чөнки безгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә чыгыш ясау бәхете насыйп булды. Ничек дисезме? Без Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесендә катнаштык һәм җиңүгә ирештек.
Бүләкләү тантанасы искиткеч матур һәм тәрбияви итеп оештырылган иде, Ветераннарыбызның истәлекеләре, артистларыбызның матур җырлары, дәртле биюләре күңелләрне күтәрде. Шундый мәртәбәле залда, артистлар алдында чыгыш ясау, аларның мактау сүзләрен ишетү, артистларның грим бүлмәләрендә булу, сәхнә арты тормышының кызыклы моментлары.... санап бетергесез тәэсирләр. Әлеге чараны оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Хөрмәтле Раил Мәүлетович, Фәрид әфәнде, Рәмзия Дәүләтовна - сезгә шундый изге эшегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрегездә зурдан-зур уңышлар телибез.