Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе башланды. Әлеге акция турында журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бәян итте.
Аның сүзләренә караганда, республикада бишенче ел рәттән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы тормышка ашырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан ел саен 2,5 млдр сум акча бүлеп бирелә. Быел әлеге программа кысаларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын төзекләндерү дә күздә тотыла.
Әмма төзекләндерү эшләре 8 төр буенча гына башкарыла. Аерым алганда, бу суммага бинаны әйләндереп алган су үткәрми торган корылманы тәртипкә китерү, түбә, инженерлык коммуникацияләрен, санузелны, тәрәзәләрне, бинага керү урынын, эчке ишекләрне алыштыру, фасадны буяу каралган. Калган эшләргә исә акча муниципаль бюджеттан бүлеп бирелә. Министр билгеләп узганча, мәктәпкәчә һәм урта белем бирү йортларын яңа уку йортына әзерләүдә республикада ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2013 елдан бирле уздырыла торган “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе дә шактый файда китерә. Әйтик, былтыр аның кысаларында 46 млн сум күләмендә иганә ярдәме күрсәтелгән. Акция быел да тормышка ашырылачак. “Акциянең төп максаты – мөмкинлеге һәм теләге булган кешеләрне үзләре белем алган уку йортын яңа уку елына әзерләүгә ярдәм кулы сузуга җәлеп итү, – диде Энгель Фәттахов. Моннан тыш, ул республикада урта һөнәри белем бирү оешмалары базасында ресурс үзәкләр ачыла башлавын искәртеп: – Әлеге техникумнарның, көллиятләрнең күбесе бүген аяныч хәлдә. Акция “Мәктәбеңә ярдәм ит!” дип аталса да, биредә сүз мәктәпләр турында гына түгел, көллият һәм техникумнар турында да бара”,– дип билгеләп узды.
Шул ук вакытта министр мәктәп директорларының, балалар бакчалары мөдирләренең үзләре җитәкчелек иткән уку йортларын тәртиптә тотарга һәм тиешле дәрәҗәдә яңа уку елына әзерләргә бурычлы булына басым ясады. “Татарстанда 1,5 мең мәктәп һәм 2 мең мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исәпләнә. Аларда ел саен агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылмаса, 5-10 елдан безгә кабат капиталь төзекләндерү программасы кирәк булырга мөмкин”, – дип сөйләде ул.
Энгель Фәттахов сүзләренчә, республикада капиталь ремонт ясалган мәктәпләр арасында берничә ел рәттән конкурс уздырыла. Бәйгедә капиталь ремонт программасына кергән барлык гомумбелем бирү һәм коррекцион мәктәпләр катнаша. Экспертлар жирәбә ярдәмендә билгеләнгән мәктәпләргә барып, капиталь ремонтның сыйфатын урыннарда тикшерә. Ремонт эшләрен кыска вакыт аралыгында һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыккан мәктәпләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Әйтик, былтыр җиңүчеләргә автобуслар таратылган. Министр әлеге конкурсның быел да оештырылачагына игътибар юнәлтте.
Әмма шул ук вакытта ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән быел республиканың һәр белем бирү йорты – балалар бакчалары, мәктәпләр, лицейлар, техникумнар һәм көллиятләр яңа уку елына әзерлеге ягыннан регламент буенча кабул итеп алыначак. Хәзерге вакытта әлеге регламент эшләнә, дип билгеләп узды Энгель Фәттахов.