Татар мәгарифе порталы
Балагыз зур сәхнә турында хыяллана икән, Казандагы “Нур” театр студиясенә мөрәҗәгать итә аласыз. М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты каршындагы “Нур” балалар татар театр студиясе яңа проектта катнашу өчен кастинг игълан итә.
Кастинг 14 сентябрьдә 18 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Щапов урамы, 37 йорт) үтә, дип хәбәр итә проект авторлары.
Алардан алган мәгълүматларга караганда, кастингта 6 яшьтән 12 яшькә кадәр булган балаларны кабул итәләр. Булачак артистларга төп шарт - татар телен камил белү һәм пластикага ия булу.
Кастингка алдан язылу өчен түбәндәге телефон номерларына шалтыратырга кирәк: 236-77-31, 8-9033-13.
Белешмә:
“Нур” студиясе 2012 елның гыйнварында М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеге инициативасы белән оештырылды. Өч ел дәвамында балалар студиясенә йөрүче нәни артистлар Г.Камал театры сәхнәсендә куелган “Мулла”, “Хан кызы Турандык” спектакльләрендә, Г.Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсында, танылган татар эстрада җырчылары (Гөлназ Сираева, Артур Салихов һ.б.) клипларында һәм Казан шәһәрендә узган төрле бәйрәм чараларында катнашып үзләрен танытырга өлгерде һәм уңышларга иреште.
2015 елның март аенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә “Нур” татар балалар студиясенең “Сертотмас үрдәк” (Абдулла Алиш) музыкаль спектакленең премьерасы булды. Әлеге тамаша – студиянең өчьеллык хезмәте нәтиҗәсе.
Студиянең сәнгать җитәкчесе — Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Наилә Гәрәева.
Сәхнә серләрен Г.Камал театрының күренекле артистлары һәм Казан театр училищесы педагоглары өйрәтә.