Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кеше иҗаты киң кырлы. Кемнәрдер уй-фикерләрен халыкка үзенең повесть-романнары, кемнәрдер шигырь-поэмалары аша ирештерә. Кайберәүләр нәсерләр иҗат итәләр, шул рәвешле новеллалар, башка әдәби әсәрләр дөнья күрә. Ә кемнәрдер күңелдәге уй-хисләрен картиналар, рәсемнәр, скульптуралар аркылы кешеләргә җиткерергә тели. Татар әдәбияты белән турыдан-туры бәйләнеше алай ук зур булмаса да, Язучылар берлеге белән киңәшләшеп, "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең чираттагы бәйгесен һәм ноябрь ае викторинасын без шундый кешеләрнең берсе - танылган татар рәссамы, архитекторы һәм скульптор-сынчысы Илдар Мәнсәви улы Хановка багышларга булдык.
Иртәгә, 3 ноябрь көнне, Илдар Хановка 75 яшь тулган булыр иде. Әмма чагыштырмача күптән түгел - 2013 елның 9 февралендә ул безнең арабыздан китеп барды.
Илдар Ханов - күпкырлы иҗади шәхес. 40 ел эшчәнлеге дәвамында ул 70 тән артык сын һәм монументаль бизәлеш әсәре, йөздән артык картина иҗат итә. Аның иң күркәм эшләре Татарстанда гына түгел, Россия музейларының да күрке булып тора.
2010 елда Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарындагы сыннары һәм монументаль-декоратив композицияләр сериясе өчен аңа Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылды.
Хөрмәтле кулланучылар, иҗат сөючеләр!
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе кысаларында ноябрь ае дәвамында Белем.ру порталының Ресурслар бүлегендә Илдар Хановның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлар урнаштырыла барылачак. Шушы көннәрдә әлеге материалларны туплаган аерым ресурс урнаштырылачак, ресурска комментарийларда сез үзегез дә өстәмә мәгълүматлар бирә аласыз.
Ә инде ноябрь аеның соңгы көнендә - 30 ноябрьдә Белем.ру порталында сезнең игътибарга чираттагы викторина сорауларын тәкъдим итәчәкбез. Викторинада катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен күбрәк укырга, күбрәк мәгълүмат җыярга тырышыгыз.
Ә инде иртәгә Татарстан Язучылар берлеге иҗат сөючеләрне Язучылар берлегенең Тукай клубында Илдар Хановка багышланган кичәгә чакыра. Чара 14:00 сәгатьтә башланачак.
PS. Бик азлар гына Илдар ага Хановның шигырьләр язганын белә. Иртәгә узачак чарада Илдар Ханов шигырьләре белән дә танышырга мөмкин булачак!