Татар мәгарифе порталы
Сез монда
9 сентябрь көнне иртәнге сәгать 10:00 Л.Н. Тостой исемендәге бакчада Казан дәүләт университеты җәмәгатьчелеге рус әдәбияты классигы Лев Толстойның 180 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк, дип хәбәр итә Казан дәүләт университеты матбугат үзәге. Бу көнне Лев Толстой һәйкәленә чәчәкләр куелачак. Заманында университетыбыз студенты булган язучы 1908 елда Казан Император университетының почетлы әгъзасы итеп сайланыла һәм Совет карары белән аның портреты Актлар залына эленә.
Агымдагы елның 20 ноябрендә язучының үлгән көненә 100 ел тула. Стела Владимировна Писарева сүзләренә караганда, Толстойның Казандагы яшәү дәвере университетыбызны бөек математик Н.И. Лобачевский җитәкләгән вакытка туры килә. Казан язучы язмышында зур роль уйный. Ул аңа шәхес буларак формалашырга булыша, аның язучы, фәлсәфәче, гуманист буларак дәньяга карашын билгели. Бу, әлбәттә, аның әсәрләрендә дә чагылмый калмый. Мисал өчен, барыбызга да таныш “Балачак” (“Отрочество”), “Яшүсмер чак” (“Юность”), “Балдан соң” повестьләре шундыйлардан.
Казан дәүләт университетында бу бөек датага багышланган чаралар өч елга планлаштырылган. Әйтик, филология һәм юридик факультетта, Көнчыгыш телләре Институтында белем алучы студентлар өчен махсус Л.Н. Толстой исемендәге стипендия булдырылачак. Язучы тормышына һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган фәнни эшләр бәйгесе, “Лев Толстой һәм Казан университеты” күргәзмәсе (2010нчы елда), КДУ студентлары һәм Татарстан Республикасының сәнгать әһелләре катнашындагы әдәби-музыкаль кичәләр, Лев Толстой хөрмәтенә медаль һәм мемориаль такта булдыру, 2009нчые елда узачак фәнни-практик конференция – бу үткәреләчәк чараларның бик азы гына әле.
25 сентябрь көнне университетның төп бинасы фасадында язучы истәлегенә мемориаль такта эленәчәк. Шушы көннәрдә исә Казан дәүләт университеты тарихы музеенда “Лев Толстой һәм театр” исемле күргәзмә ачылды.