Татар мәгарифе порталы
Сентябрь башында Казан дәүләт университеты чит илләрдән безгә укырга килгән студентларны каршылады. Очрашу Халыкара дуслык һәм хезмәттәшлек клубында узды. Беренче курс студентлары арасында төрле ил вәкилләре бар. Аларның барысын да социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректор Ариф Межведилов, Халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы Андрей Крылов, биология факультетының чит ил студентлары белән эшләү буенча декан урынбасары Татьяна Балтина, шулай ук Казан дәүләт энергетика университетының Чит ил студентлары Ассоциациясе рәисе Кубанго Баба Эдуардо һәм КДУның Чит ил студентлары Ассоциациясе рәисе Алехандро Кабреро сәламләделәр.
Бу көнне “исәнмесез”, “рәхим итегез” кебек сүзләр Клубта берьюлы өч: татар, рус һәм инглиз телләрендә яңгырады. Чит ил студентлары кыскача үз-үзләре турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Себастьян һәм Флорен безгә Германиядән, Жюли белән Матильда Швейцариядән, ә футболга мөкиббән Нана Квадво Атторбах Ганыдан килгән. Быел 200 чит ил студенты Казан дәүләт университетына тәүге кат килгәннәр икән. Алар төрле программалар буенча белем алачак, дип уртаклашты чит ил студентларын кабул итү һәм укыту бүлеге башлыгы Фәрит Хәйдәров.
Быел Кытай, Төркия, АКШ, Корея, Япония, Замбия, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Казахстаннан – барлыгы 40 илдән 370 студент Казан дәүләт университетының төрле факультетларында белем ала. Интерклубта чит ил студентлары үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап алырга, ярдәм сорарга мөмкиннәр.