Татар мәгарифе порталы
Хәерле сәгатьтә!
17 Jan, 2016 Ләйсән Әкбәрова 0
![](https://miras.belem.ru/files/styles/nodepic/public/blog_photos/19444e20ba092b854de02ae6f1974c33_L.jpg?itok=kySNXykd)
Белем.ру порталы тудырган мөмкинлектән файдаланып, мин дә үз блогымны ачып җибәрергә булдым. Форсаттан чыгып, туган телебезне, татар мәгарифен үстерү юнәлешендә армый-талмый хезмәт итүче Белем.ру порталы хезмәткәрләренә бу яңа мөмкинлек өчен зур рәхмәтемне җиткерәм!
Хөрмәтле коллегаларым! Әйдәгез, бергәләшеп, ярдәмләшеп эшлик, хезмәт итик. Бергәлектә - көч.